1995 елдан 27 май Бөтенроссия китапханәләр көне буларак билгеләп үтелә. Татарстанда төрле ведомстволарга караган өч меңнән артык китапханә исәпләнә. Бүген республикада 2009-2014 елларга исәпләнгән "Китапханә эшен үстерү" программасы гамәлгә ашырыла. Татарстанның җыелма китапханә электрон каталогын булдыру һәм милли китапханә фондларында сакланучы китапларны электрон форматка күчерү буенча эш алып барыла. Китаплар...
1995 елдан 27 май Бөтенроссия китапханәләр көне буларак билгеләп үтелә.
Татарстанда төрле ведомстволарга караган өч меңнән артык китапханә исәпләнә. Бүген республикада 2009-2014 елларга исәпләнгән "Китапханә эшен үстерү" программасы гамәлгә ашырыла. Татарстанның җыелма китапханә электрон каталогын булдыру һәм милли китапханә фондларында сакланучы китапларны электрон форматка күчерү буенча эш алып барыла.
Китаплар - бүген дә тормышыбызның алыштыргысыз юлдашы. Китап кешедә күркәм сыйфатлар, батырлык, ихтыяр көче тәрбияли, үткәнне онытмаска, тормышның кадерен белергә, киләчәкне күрергә өйрәтә.
Чыбыклы авыл китапханәсе үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре филиалы булып тора. Китапханә фондында 13 мең китап исәпләнә: шуларның 8 меңе - рус, 5 меңе - татар телендә, 2300е - балалар әдәбияты.
Һөнәренә чын мәгънәсендә гашыйк кеше генә кыен да, мавыктыргыч та бу эштә озак еллар эшли ала. Рузия Гадершина Чыбыклы китапханәсе белән 10 елга якын җитәкчелек итә. Үз һөнәрен яратып башкаручы Рузия Рәисовна бөтен барлыгы белән эшкә чумган. Китапханәгә укучыларны тарту өчен күп төрле чаралар - язучыларның юбилей, китап сөючеләр кичәләре, театр атналыклары, китап укучылар конференцияләре үткәрә.
Ул каршылыклар алдында каушап калмый, даими рәвештә үзлегеннән белемен күтәрү өстендә эшли. Китапханә заманча технологияләр белән җиһазландырылган. Анда теләге булган китап укучы өчен компьютер бар, ул интернет челтәренә тоташтырылган.
Рузия Рәисовнаның гаиләсе дә үрнәк. Тормыш иптәше Илфат Нуриәхмәтович белән алар бер кыз һәм бер ул үстерә. Кызлары Руфинә Чаллы сәүдә институтының өченче курсында укый. Уллары Булат X сыйныфта белем ала, ул спорт белән дә шөгыльләнә: район һәм республика милли көрәш ярышларында катнашып, призлы урыннар яулый, авыл һәм район Сабантуйларында үз үлчәү авырлыгында беренчелекне бирми.
Рузия Гадершинаның тырыш хезмәте Мәдәният министрлыгы, район мәдәният идарәсе, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре Мактау грамоталары, Дипломнар белән бәяләнгән. Болар аны тагын да тырышып эшләргә этәрә.
- Бала китапханәдән читләшмәсә, мәктәптә дә яхшы укый, тормышта үз урынын дөрес билгели. Шуңа күрә балаларны һәр әдәби чарага чакырам, яңа кайткан китаплар белән таныштырам, - ди ул.
Әйе, китап кеше язмышында зур урын тота. Китап - язма тарих, китап - халык хәтере, китап - белем чишмәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев