Мәдәният һәм сәнгать

Клубларда җанлылык

Шәһәр-район мәдәният учреждениеләрендә иҗат сезоны бара. Мәдәният йортлары, клублар шул җирлектә яшәүчеләрнең йола, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәрен торгызу юнәлешендә эшли. Әлеге җәһәттән клуб мөдирләре өчен аерым күчмә утырышлар оештырыла. Шундый күчмә утырыш Бура-Киртә, Әхмәт, Югары Пәнәче клубларында узды. Анда сүз йола-гадәтләрне сәхнәләштерү турында барды. Мәдәният хезмәткәрләреннән әлеге җәһәттән аралашу, үзара тәҗрибә уртаклашу...

Шәһәр-район мәдәният учреждениеләрендә иҗат сезоны бара.

Мәдәният йортлары, клублар шул җирлектә яшәүчеләрнең йола, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәрен торгызу юнәлешендә эшли. Әлеге җәһәттән клуб мөдирләре өчен аерым күчмә утырышлар оештырыла.

Шундый күчмә утырыш Бура-Киртә, Әхмәт, Югары Пәнәче клубларында узды. Анда сүз йола-гадәтләрне сәхнәләштерү турында барды. Мәдәният хезмәткәрләреннән әлеге җәһәттән аралашу, үзара тәҗрибә уртаклашу сорала. Мәдәният идарәсе методисты Римма Варламова чыгышында йола-гадәтләр, бәйрәмнәр үткәрүне эшчәнлектә өстенлекле юнәлеш итү кирәклеген ассызыклады.

Бура-Киртә клубы хезмәткәрләре утырышка "Халкыбызның күңел җәүһәрләре" дип аталган программа тәкъдим итте.

Әби сандыгын барлый: аннан чигүле түбәтәй, читек, алъяпкыч, яулыклар, гармун чыга. Алар турында җыр башкарыла. Рәфкать Сәгыйдуллинның әнкәй яулыгы турындагы җырын еламыйча тыңлау мөмкин булмады. Нурулла Хәмидуллин гармунда уйнаганда зал тынып калды.

Әхмәт клубы мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән тамаша авыл тарихы белән үрелеп барды. Аның тарихы тирәндә. Авылда сакланган XIX гасыр мәчете - шуның дәлиле. Авыл аксакаллары Хәсән Шәймарданов, керәшен әбиләренең җырлавы, Фаил ага Сәетовның гармунда уйнавы тамашачыны әсәрләндерде.

Югары Пәнәче үзешчәннәре әзерләгән "Авылым таңнары" күренеше үзенчәлекле булды. Авыл тормышы иртән көтү куу белән башланып китә. Үзешчәннәр әнә шул мизгелне уен-җыр белән оста итеп күрсәтә алды. Аңа мәдәният ветераны Хатыйп ага Шакиров та тартылган иде. Алар авыл көнкүрешен оста итеп ачты.

Күчмә утырыш катнашучыларда җылы тәэсир калдырды, чыгыш ясаган клублар эшчәнлеге яхшы дип бәяләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Клубларда җанлылык
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать