Россиядә Мәдәният елы уңаеннан мәдәни мирасны саклау фонды "Буыннар байлыгы" ("Достояние поколений" ) дип аталган Халыкара фотоконкурс игълан итте. Ул агымдагы елның 25 гыйнварыннан 2015 елның 25 гыйнварына кадәр дәвам итә. Бәйге Россия халыклары мәдәни мирасын популярлаштыру, матурлыкны күреп бәяләү, яшь буында үткәнгә хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү максатын күз уңында...
Россиядә Мәдәният елы уңаеннан мәдәни мирасны саклау фонды "Буыннар байлыгы" ("Достояние поколений" ) дип аталган Халыкара фотоконкурс игълан итте. Ул агымдагы елның 25 гыйнварыннан 2015 елның 25 гыйнварына кадәр дәвам итә. Бәйге Россия халыклары мәдәни мирасын популярлаштыру, матурлыкны күреп бәяләү, яшь буында үткәнгә хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү максатын күз уңында тота. Фотоларны 7 төрле номинация буенча җибәрергә мөмкин. Алар - тарихи мирас, дини мирас, сәяхәтләр вакытында җыйналган мәдәни мирас үрнәкләре фотосурәтләре, театр һәм кино дөньясы, биосфера, табигый күренешләр, илнең төрле почмакларында яшәүче халыклар тормышыннан актуаль репортаж, спорт номинацияләре. Фотолар электрон формада, максималь күләме 2Mb артмаган рәвештә кабул ителә. Һәр фотосурәтнең исеме, комментариясе һәм кайсы вакытта кайда төшерелгәнлеге турында мәгълүмат булырга тиеш. Теркәлү өчен һәр номинациядәге ике фотога 970 сум түләү каралган. Ә бәйгенең төп премиясе - 150 мең сум, һәр номинациядә лауреатлар 100 мең сум белән бүләкләнәчәк. Тамашачы тавыш бирүе буенча җиңүчеләргә фототехника бүләк итү карала. Иң яхшы 100 эш сайланып, алардан махсус каталог әзерләнәчәк. Бу эшләр шулай ук Россия, чит ил күргәзмә мәйданнарына да чыгарыла. Конкурска материаллар җибәрү, өстәмә мәгълүмат алу http://www.dostoyanie-pokoleniy.ru сайты аша. Җиңүчеләрне бүләкләү февральдә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев