Узган атнада Чаллының «Энергетик» Мәдәният сараенда якташларыбыз, Татарстан рәссамнар берлеге әгъзалары Виктор Хрулев, Геннадий Уразайкин, Сергей Цыганов, Равил Әхәтов эшләреннән күргәзмә ачылды. Зәйлеләр тарафыннан читтә зур күләмле мондый күргәзмә оештырылу - беренче мәртәбә. Әлеге күргәзмә рәссамнарны тулысы белән ачу, аларны барлау, хезмәтләренә бәя бирү ул. Мәдәният сарае хезмәткәрләре, рәссамнар, җәмәгатьчелек...
Узган атнада Чаллының «Энергетик» Мәдәният сараенда якташларыбыз, Татарстан рәссамнар берлеге әгъзалары Виктор Хрулев, Геннадий Уразайкин, Сергей Цыганов, Равил Әхәтов эшләреннән күргәзмә ачылды. Зәйлеләр тарафыннан читтә зур күләмле мондый күргәзмә оештырылу - беренче мәртәбә. Әлеге күргәзмә рәссамнарны тулысы белән ачу, аларны барлау, хезмәтләренә бәя бирү ул.
Мәдәният сарае хезмәткәрләре, рәссамнар, җәмәгатьчелек вәкилләре, рәсем сәнгате белән кызыксынучылар катнашында үткән күргәзмә ачу тантанасы матурлык белән күзгә-күз очрашу булды.
Якташларыбыз рәсемнәрендә елның төрле фасылларында туган якның кабатланмас гүзәллеге чагылдырыла. Күрәсең, Зәйнең матур табигате рәссамнарга илһам бирә. Натюрмортларда туган як чәчәкләре, туган төбәктә үскән җиләк-җимеш, яшелчә, ә портретларда - якташларыбыз. Кыскасы, зәйлеләр иҗатында җирдәге матурлыкка мәдхия җырлау кызыл җеп булып сузылып бара. Рәссамнар киләчәккә зур өметләр баглый, иҗатларында безне чолгап алган табигатьнең төрлелеген чагылдыра, дөньяны яратырга өнди. Зур осталык белән ясалган рәсемнәрдән яктылык, җылылык, шатлык бөркелә.
Рәсем сәнгате - гаҗәеп нәрсә, ул кешенең эчке дөньясын, аның табигатькә һәм үзен чолгап алган мохиткә мөнәсәбәтен чагылдырырга мөмкинлек бирә. Рәсемнәрдә матур, тыныч төсләр өстенлек итә. Бүгенге кыйммәтчелек, рухи байлыкларны бәяләү югала барган чорда рәсем сәнгате белән шөгыльләнү - каһарманлыкка тиң.
Виктор Хрулев, Геннадий Уразайкин, Сергей Цыганов - өчесе дә Лениногорск сәнгать училищесын тәмамлаганнар. Алар хәзер дә кыю иҗат итәләр. Якташларның Зәйдә генә түгел, аннан читтә дә шәхси күргәзмәләре эшләде. Виктор Хрулевның 250гә якын картинасы, этюдлары бар. Әлеге күргәзмәгә аның дистәдән артык эше куелды. Алар арасында дини темага багышланганнары да бар. Геннадий Уразайкин, Сергей Цыгановның да күргәзмәдә урын алган туган якка дан җырлаучы рәсемнәре карап туйгысыз. Аларның "Иртә", "Яз", "Көз", "Иске Зәй күренеше", "Иске Зәйдә", "Калиновкада яз" һ.б. картиналары гадиллеге белән сокландыра. Матурлык - һәр җирдә, аны күрә белергә генә кирәк икән?!
Равил Әхәтов тудырган агач сыннарга тирән тормыш фәлсәфәсе салынган. Кайсы гына экспонатын алма, анда тирән мәгънә ята. Зәйдә шундый оста булуы белән горурланырлык, андыйлар бик сирәк.
Рәссамнар һәм Равил Әхәтов эшләре әнә шулай зал тутырып Чаллы халкына матурлык өләшә, тормыш мәгънәсен аңларга өнди. Күргәзмәне ачу тантанасы зур бәйрәмгә әверелде. Чаллы, Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Хәмзә Шәрипов рәссамнарның, Равил Әхәтовның эшләренә соклануын белдерде. Рәссамнарның төрле жанрда (пейзаж, портрет, натюрморт) уңышлы иҗат итүләре, табигатьне оста тасвирлый алуларын, Равил Әхәтовның агач эшләнмәләренең үзгә мәгънәгә ия булуын ассызыклады. Якташлар күргәзмәсен ачу тантанасында мәдәният идарәсе башлыгы Фәрит Мусин, туган як тарихын өйрәнү музее директоры Людмила Симонова катнашып, чыгыш ясады, аларны бәйрәмнәре белән котлап, яңа иҗади уңышлар теләделәр. Рәссамнар һәм Равил Әхәтов үз иҗатларыннан зур күләмле күргәзмә оештырылуга рәхмәт белдерделәр. Шәһәр халкы күргәзмәдән бихуш. Аны карарга Чаллыда яшәүче якташлар да килде.
- Искиткеч эшләр, яхшы тәэсир калдырды. Картиналарны карап, туган төбәгем Иске Зәйдә булгандай хис иттем үземне, - ди туган як тарихын өйрәнү музеенда еш булучы, аңа спонсорлык ярдәме күрсәтүче Рәйсә ханым Дәүләтбаева.
Чаллы халкы яратып, кызыксынып карады күргәзмәне. Әйе, иҗат кешесе өчен, хезмәтенә зур бәя алу - бәхет ул.
Якташларыбыз күргәзмәсе Чаллыда декабрь башына кадәр эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев