Мәдәният һәм сәнгать

Мәдәният хезмәткәрләренә – алкышлар

Мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләүгә багышланган кичә шул исем астында үтте. "Энергетик" Мәдәният сарае сәхнәсе бәйрәм тантанасына туры китереп бизәлгән. Кичәне Чаллыдан килгән биючеләр ансамбле ачты. Сәхнәдә - 12 урындык, бу исә мәдәният хезмәткәрләренең 12 номинациядә бүләкләнәчәгенә ишарәли. Алып баручылар И. Ильф һәм Е. Петровның "Унике урындык" әсәре геройлары...

Мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләүгә багышланган кичә шул исем астында үтте.

"Энергетик" Мәдәният сарае сәхнәсе бәйрәм тантанасына туры китереп бизәлгән. Кичәне Чаллыдан килгән биючеләр ансамбле ачты. Сәхнәдә - 12 урындык, бу исә мәдәният хезмәткәрләренең 12 номинациядә бүләкләнәчәгенә ишарәли. Алып баручылар И. Ильф һәм Е. Петровның "Унике урындык" әсәре геройлары белән берлектә район башлыгы грантын эзли. "Мәдәният үсешенә үзеннән зур өлеш керткәне өчен" номинациясендә Фәрит Мусин бүләкләнде. Сәхнәгә төрле номинацияләрдә җиңгән мәдәният йорты хезмәткәрләре күтәрелде. "Иң яхшы иҗади коллектив" номинациясендә "Мирас" вокаль-бию ансамбле җитәкчесе Әлфия Вәлиуллина, "Халык гореф-гадәтләрен саклаучы" - Имәнлебаш мәдәният йорты мөдире Энҗе Әхмәтҗанова, "Алтын кул" - Югары Шепкә мәдәният йорты мөдире Рәфинә Мостафина, "Гаилә ансамбле" - Бура-Киртә авылыннан Сәгыйдуллиннар, "Иң яхшы оештыручы" - Якты Күл мәдәният йорты мөдире Татьяна Егорова, "Халык иҗатын үстерү буенча ел белгече" - Миңнегөл Насыйбуллина (Бигеш), "Һөнәренә тугры булып күп еллар хезмәт итүче" номинациясендә Гүзәлия Гатина (Аксар) һәм башкалар бүләкләнде. Аларга бүләкләрне озак еллар музыка мәктәбендә укыткан хезмәт ветераны Алсу Рәхмәтуллина, "Зәй офыклары", "Новый Зай" газеталарының баш мөхәррирләре Николай Шамионов һәм Ирина Бертман, "Зай ТВ" телерадиокомпаниясе директоры вазифаларын башкаручы Әминә Биккинина һәм башкалар тапшырды.

Бүләкләү тантанасында башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов катнашты һәм башкарма комитет Рәхмәт хатларын тапшырды.

Район башлыгы грантына Сарсаз-Баграж мәдәният йорты директоры Николай Фролов, балалар музыка мәктәбе укытучысы Надежда Бурмистрова, "Улыбка" хореографик ансамбле җитәкчесе Лидия Нестягина, үзәк китапханәнең методик-библиография бүлеге җитәкчесе Ольга Руди ия булды.

- Мәдәният хезмәткәрләренең хезмәте авыр һәм иҗади. Һәр кеше бу һөнәрне башкара алмый. Моның өчен сәләт, зур тырышлык кирәк, хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә, - диде мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Мәдәният хезмәткәрләренә – алкышлар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать