Мәдәният һәм сәнгать

Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!

«Тәфтиләү»е үзәкләрне өзә, Кагылып китсә бәгырь-ярага. «Су анасы», «Шүрәле»се аның Мәңге яшәр безнең арада. 26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Тарих бик күп тарихи шәхесләрне, галим, әдипләрне белә, әмма Тукай кебек мәңге яшь калучылар, юктыр. Тукай туган көн Татарстаныбызда Туган тел көне буларак билгеләп үтелә....

«Тәфтиләү»е үзәкләрне өзә,

Кагылып китсә бәгырь-ярага.

«Су анасы», «Шүрәле»се аның

Мәңге яшәр безнең арада.

26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Тарих бик күп тарихи шәхесләрне, галим, әдипләрне белә, әмма Тукай кебек мәңге яшь калучылар, юктыр. Тукай туган көн Татарстаныбызда Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Әйе, без - татарлар - бәхетле халык. Безнең бөек, заманалар аша картаймый, һаман да әле безнең арада "яши" торган Тукаебыз бар.

Габдулла Тукай дөньяда бик аз яшәгән. Шулай булса да, ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлыгын калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты - халкыбыз тарихында иң яхшы, иң изге сәхифәләребезнең берсе.

"Энергетик" Мәдәният сараенда Туган тел көненә, Бөек Тукайга багышлап "Безнең җанда Тукай яши икән, яши шигырь, яши туган тел" исемле әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә Тукай теле - татар теленә мәдхия җырланды. Мәдәният һәм мәгариф идарәләре берлектә оештырган бу кичәгә шәһәр һәм район балалар бакчалары, мәктәп, мәдәният йортларыннан үзешчәннәр чакырылган иде.

Сәхнәдә милли көй яңгырый. Алып баручылар Камил Хафизов, Айгөл Әгъзамова, Рүзәл Хәбибуллин, Лилия Әһлиуллина сәнгатьле сөйләве, матур итеп алып баруы белән тамаша залын сихерләде. Чыбыклы урта мәктәбе укучылары, татар теле укытучысы Гүзәл Мурзина, китапханәче Гөлнара Кәлимуллина, Ринат Рамазанов Тукай шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәтте. Тамашада катнашкан Әдилә Хәбибуллина, Айгөл Мурзина, Фәрвәз Рәхимов уеннарын тамашачы көчле алкышларга күмде.

Зәйлеләргә моңлы тавышлары белән танылган Фәрһад Галиев, Ләйсән Тимерханова башкаруындагы Тукайның "Әллүки", "Өзелгән өмид" җырлары тамашачы күңеленә сары май булып ятты. Кичәнең башыннан ахырына кадәр телләр бердәмлегенә, халыклар дуслыгына дан җырланды. Поручиктан Алевтина Юрасова - удмурт, Канаштан Петр Апдрахимов - чуваш, Зәйдән Наталья Неделько украин телләрендә шигырьләр укыды. Җирле шагыйрә Әнисә Шәфиева "Тукайга мәдхия" исемле шигырен сөйләде. "Кояшкай", "Теремкәй" бакчаларыннан килгән нәниләр төрле телләрдә (таҗик, әзербайҗан, татар, рус) шигырьләр укыдылар. Гөлнара Нургалина "Кушлавыч каеннары" исемле җырны Фәтхелгаян Әхмәтҗанов гармунына кушылып башкарды. Алып баручылар: "Без - Тукайлы халык һәм моның белән чиксез горурланабыз. Без башка телләргә ихтирам һәм хөрмәт күрсәтеп, Зәй җирендә дус, тату яшибез", - дип югары нотада кичәне йомгаклады.

* * *

Туган тел, Тукай туган көнгә багышланган чаралар район күләмендә барлык мәктәпләрдә үткәрелгәндер, мөгаен. Шәһәрнең 6нчы мәктәбендә "Тукай укулары" конференциясе узды. Аның беренче өлешендә мәктәп укучылары "Салават күпере", "Урман әкияте", "Энҗе" балалар бакчалары белән берлектә концерт программасы белән чыгыш ясады. Концертны алып баручы Дилияр Борһановка (II сыйныф укучысы) күпләр соклангандыр. Ул концертны озын-озын Тукай шигырьләрен яттан сөйләп алып барды.

Фәнни-гамәли конференция өлешендә 1, 2, 7, 6нчы мәктәп укучылары үзләренең иҗади эшләрен яклады. Бу эшләр җирле бәйрәмнәр, җирле шагыйрьләр темасына багышланган иде. Җиңүче булып 6нчы мәктәпнең IX сыйныф укучысы Эльмира Миннехуҗина табылды. Бүләкләнүчеләр арасында 7нче мәктәпнең X сыйныф укучысы Александр Владимиров, 6нчы мәктәпнең VI сыйныф укучысы Зәлидә Зарипова һәм 6нчы мәктәпнең VII сыйныф укучысы Любовь Коронова да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать