Мәдәният һәм сәнгать

Мәйдан гөр килеп торды

Россия яшьләре көне узган шимбәдә замана яшьләре күңеленә хуш килерлек чыгышлар белән билгеләп үтелде. "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданга халыкны үзебезнең районның талантлы яшьләре матур чыгышлары белән җыйды. Аларны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов бәйрәм белән тәбрикләп, алга таба да актив яшәргә, зәйлеләр данын күркәм эшләр белән күтәрергә өндәде....

Россия яшьләре көне узган шимбәдә замана яшьләре күңеленә хуш килерлек чыгышлар белән билгеләп үтелде. "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданга халыкны үзебезнең районның талантлы яшьләре матур чыгышлары белән җыйды. Аларны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов бәйрәм белән тәбрикләп, алга таба да актив яшәргә, зәйлеләр данын күркәм эшләр белән күтәрергә өндәде.

Ә бәйрәм кунаклары Зеленодольск шәһәреннән килгән егетләр вело-шоу күрсәтеп таң калдырды зәйлеләрне. Велотрек буенча Россия чемпионнары Эдуард Гарәфиев, Фердинанд Гайфуллин бәләкәй тимер атлар белән искитмәле идарә итүләрен күрсәтте. Мәйдан уртасына җәелгән келәмгә яткан кешеләр өстеннән сикереп чыгумы, бер генә тәгәрмәчтә йөрүме, велосипед барган көйгә төрле хәрәкәтләр ясаумы - берсе дә калмады. Тамашачы яшьләр чит телдә җырлаучы Эльвира Кашапованы да, битбокс дип аталган микрофонга төрле авазлар чыгарып көй ясаучыны да мул алкышларга күмде.

Мәйданның бер читендә шәһәрдәшләребез, яшь фотографлар Артем Сидоров белән Надежда Атласоваларның фотосурәт күргәзмәләре урын алган иде. Шәһәребез кешеләре, зәвыклы архитектур бизәлешле урыннар чагылдырылган күргәзмә җылы тәэсирләр калдырды. Шулай ук мәйданда сәүдә дә гөрләп торды.

Соңыннан яшьләр Казанның "Аврора" төркеме җырчыларына кушылып биеде, күңел ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Мәйдан гөр килеп торды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать