Район мәдәният хезмәткәрләре эшнең яңа формаларын куллану, иҗади эшләүне максат итеп куя. Шул уңайдан утырышларны, урыннарга чыгып, тәҗрибә уртаклашу формасында үткәрә. Аның чираттагысы Милли мәдәният елы кысаларында Шыкмай һәм Куш-Елга мәдәният йортларында узды. Аңа мәдәният йортлары директорлары, сәнгать җитәкчеләре чакырылды. Шыкмай авылы клубы - салкын, өстәвенә, ремонт сораучы мәдәният учагы....
Район мәдәният хезмәткәрләре эшнең яңа формаларын куллану, иҗади эшләүне максат итеп куя. Шул уңайдан утырышларны, урыннарга чыгып, тәҗрибә уртаклашу формасында үткәрә. Аның чираттагысы Милли мәдәният елы кысаларында Шыкмай һәм Куш-Елга мәдәният йортларында узды. Аңа мәдәният йортлары директорлары, сәнгать җитәкчеләре чакырылды.
Шыкмай авылы клубы - салкын, өстәвенә, ремонт сораучы мәдәният учагы. Шулай да клуб мөдире Роза Насретдинова эштә сынатмый. Ул авыл халкы белән берлектә "Орчык бәйрәме" йоласын күрсәтте.
Шыкмайлылар элек-электән күпләп сарык асраган, аның йоныннан оекбаш-бияләй бәйләгән, палас суккан. Электән кызлар, урта буын апалар җыелып өмә үткәргән. Кемдер йон язган, кемдер эрләгән, ә беришләре аны катып, йомгак ясаган. Җептән ниләр генә бәйләнмәгән, сугылмаган?!
Сәхнә авыл өе итеп бизәлгән. Шыкмайлылар тарихка калган әлеге йоланы сәхнәләштереп күрсәтте. Өмәдә Лилия Гайнетдинова, Илсинә Шәйдуллина, Ләйсән Гайфуллина, Гүзәл Хәкимова, Ләйсирә Гыйльметдинова, Татьяна Фирсова, Рузилә Шәйдуллина, Фәрит Таймасов, Роза Насретдинова, Бибинур Гатина, Фатыйма Сираевалар кул эшенә осталыкларын сынады. Кызлар, апалар кул эше белән шөгыльләнгән арада, кемдер җыр-биюгә дә осталыгын күрсәтергә өлгерде. Хуҗабикә сандыгындагы бирнәлекне барлау бәйрәмгә үзенчәлек, ямь өстәде. Бәйләгән, теккән, чиккән, җан җылысы салынган әйберләр кадерле шул. Сугыш елларында фронтка җылы оекбашлар әзерләгән Гөлнур, Хәлибә апалар ул чорны әле дә онытмый. Кызлар көндезләрен колхозда эшләсәләр, кичләрен лампа яктысында солдатларга оекбаш-бияләйләр бәйләгәннәр. Аннан күпме сулар аккан. Гаиләләр корылган, балалар үсеп таралышкан. Хәлибә апа белән Хәниф абый Таймасовлар бергә гомер итүләренең - 60, Гөлнур апа белән Сабирҗан абый Сафиуллиннар 55 еллыгын билгеләп узганнар. Алар - авылның абруйлы, ихтирам казанган, ил-көнгә тырыш ул-кызлар үстергән гаиләләре. Таймасовлар элек-электән авылның мәдәни тормышында актив катнашкан. Гаилә ансамбле район чараларына да чакырылган, Хәниф абый тальян гармунда уйнаган, җәмәгате, балалары аңа кушылып җырлаган. Өлкән уллары Фәрит әтисе юлыннан китеп, Түбән Биш мәктәбендә җыр дәресләре укыта. Уртанчы уллары Фәнил Таймасов - алдынгы, иҗади эшләүче педагог. Кызлары Халидә белән Фәридә - балалар табибы. Хәниф абый сыздырып тальян гармунда уйнап, мәдәният хезмәткәрләрен таң калдырды. Гөлнур апа белән Сабирҗан абый гаиләсендә дүрт ул, бер кыз үскән. Сабирҗан ага колхозда да эшләгән, умартачылык белән дә шөгыльләнгән, Гөлнур апа гомере буе хуҗалыклардан сөт җыйган. Уңган-булган хуҗабикә ул. Өч уллары, ике оныклары медицина өлкәсендә хезмәт куя. Сабирҗан ага хәзер авыл имамы вазифасын башкара. Дүрт улы да авылда йорт сала: җәен күбрәк биредә яшиләр. Сафиуллиннар бүген дә сыер, күпләп умарта асрый. Бер-береңне аңлап, юл куеп яшәгәндә генә, гаилә учагы нык була, ди алар. Авыл җирлеге башлыгы Дамир Насретдинов, әлеге гаиләләр турында сөйләп, алардан үрнәк алырга чакырды, истәлекле бүләкләр тапшырды.
- Һәр авылда талантлы, күркәм гаиләләр бар, аларны халык алдына чыгарырга гына кирәк, - ди мәдәният идарәсе белгече Кәүсәрия Кузнецова.
Куш-Елга - борынгылыкны саклаган авылларның берсе. Аңа XVII гасыр башында нигез салына. Биредә яшәүчеләр терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнә. Тәгәрмәч, чана ясаучы, палас сугучылары белән дә данлыклы бу авыл. Сугу осталары Гамбәр Җиһаншина, Самия Хәсәншина, Гасимә Моффаздалованың бүгенге көндә дә әлеге шөгыльләреннән аерыласы килми. 132 хуҗалыклы авылда бүген 238 кеше яши.
Клуб мөдире Ралия Әхмәдуллина, бер ел гына эшләвенә карамастан, авыл халкы белән уртак тел табып, төрле мәдәни чаралар үткәрә. Кунакларга ул "Кыз ярәшү" йоласын тәкъдим итте. Моның өчен ул, авыл өлкәннәре белән очрашып, яучылык итү тәртибен искә төшерә. Йоланы яңарту эшенә апалар-әбиләр, яшь буын тартыла. Әлеге йолада төп рольне уйнаучы - димче. Аны күрсәтү өчен димче Башкортстаннан ук килгән. Ул кызны күреп сөйләшә, бирнәлекләрен барлый. "Кияү буласы кешенең бер килмәгән җире юк: үзе бай, үзе матур", - дип бертуктаусыз такмаклап тора. Баксаң, димче карчык кавыштырган парлар Куш-Елгада шактый икән. Бүген дә алар матур гаилә үрнәге булып яши. Шундый парлар - Рәхилә белән Мәсгуть Гыйльфановлар, Гөлүсә белән Гыйльметдин Мөхәммәтдиновлар, Самия белән Мөнәвир Имаметдиновлар, Гамбәр белән Мәҗетдин Җиһаншиннарны димче сәхнә түренә чакырып, аларның гаилә тарихлары турында сөйләде. Әлеге парлар 50 ел бергә гомер итәләр, күп итеп балалар, оныклар үстергәннәр.
Сәхнәдә "Кыз ярәшү" йоласы тантана итә. Бу йола, гадәттә, Сабантуйга туры китереп башкарылган. Әнә димләгән егетләрнең асылы кыз янына килә. Алар бер-берсен бер күрүдә ошата. Аннан китә җыр-бию, туй мәҗлесе. Хәйран тамаша. Тамашачылар, әйтерсең, шул бәйрәмдә. Кушелгалыларга әлеге бәйрәмне җанландыруда бирегә гастрольләргә килгән Нефтекамск дәүләт филармониясе артистлары булышлык итте. Мәдәният идарәсе җитәкчелеге Куш-Елга мәдәният йорты директоры Раилә Әхмәдуллинаның мондый эш алымын хуплады. Чөнки "Кыз ярәшү" йоласы профессиональ дәрәҗәдә күрсәтелде.
Күчмә утырышның пленар өлешендә мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршина, методист Кәүсәрия Кузнецова, чыгыш ясап, агымдагы елга эш юнәлешләре, бурычлар турында сөйләделәр, милли мәдәният елы кысаларында биредә күрсәтелгән йолаларның отышлы булуы турында әйтеп, аларга югары бәя бирделәр, мәдәният хезмәткәрләрен эшне әнә шулай иҗади, авыл халкын тартып, яңа алымнар белән баетып оештырырга чакырдылар. Имәнлебаш, Аксар мәдәният йотлары директорлары Энҗе Әхмәтҗанова, Гүзәлия Гатина эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Соңыннан филармония артистлары тамашачыларга моңлы җырларын, дәртле биюләрен бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев