Әлеге фотосурәттә сез "Дуслык" фольклор ансамблен күрәсез. Бу ансамбльне оештыручы - Куш-Елга мәдәният йорты директоры Раилә Әхмәдуллина. Ансамбль узган ел ахырында Түбән Биш, Куш-Елга авыллары үзешчәннәреннән оешкан. Мөнәвир Вәлиәхмәтов, Мөсәяф Хәлиуллин, Альбина Гарипова, Кираметдин Имаметдинов, Сөләйман Гарипов, Лев Ермолаев, Куприян Кудряшовлар әлеге ансамбльгә яратып йөри. Аларның иң яше - Мөсәяф...
Әлеге фотосурәттә сез "Дуслык" фольклор ансамблен күрәсез. Бу ансамбльне оештыручы - Куш-Елга мәдәният йорты директоры Раилә Әхмәдуллина. Ансамбль узган ел ахырында Түбән Биш, Куш-Елга авыллары үзешчәннәреннән оешкан. Мөнәвир Вәлиәхмәтов, Мөсәяф Хәлиуллин, Альбина Гарипова, Кираметдин Имаметдинов, Сөләйман Гарипов, Лев Ермолаев, Куприян Кудряшовлар әлеге ансамбльгә яратып йөри. Аларның иң яше - Мөсәяф абый - 65, иң өлкәне Кирам ага Имаметдинов 87 яшьтә. Якташлары бүләк итеп биргән баянда Фәрит Таймасов уйный. Әлеге коллектив янәшә-тирә авыллар халкын җыр-моңнары белән сөендергән инде. Бер яшьлектә, бер картлыкта дигәндәй, ансамбльгә йөри башлагач, яшьлек елларына кайткандай булдым, ди Кирам ага. Репетицияләрне көтеп ала өлкәннәр. Дөнья мәшәкате онытыла, авырулар да беткәндәй була, күңел күтәренкелеге алабыз, ди ансамбль әгъзалары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев