Мәдәният һәм сәнгать

Осталар остазы ул

10 апрельдә гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган Мансур Гәрәевка 80 яшь тулды. Мансур абый Бигеш авылында туган, шушы авыл мәктәбендә белем алган. Аның таланты мәктәп елларында ук ачыла. Ул 4нче класста укыганда ук мәктәптә узучы бер чара да аннан башка үтми. Сәхнәдә армия вакытында гына күренми. 3 ел армиядә хезмәт итеп...

10 апрельдә гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган Мансур Гәрәевка 80 яшь тулды.

Мансур абый Бигеш авылында туган, шушы авыл мәктәбендә белем алган. Аның таланты мәктәп елларында ук ачыла. Ул 4нче класста укыганда ук мәктәптә узучы бер чара да аннан башка үтми. Сәхнәдә армия вакытында гына күренми. 3 ел армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң Бигеш клубында мөдир булып эшли. Аннан ул Казанда киномеханик, баянчылар курсларында белем ала. Шуннан соң Бигеш халкына кино күрсәтә башлый. Бу эшне 1960 елда башлап, лаеклы ялга чыкканчы (1994 ел) башкарды. Ул - "СССР кинематографиясе отличнигы" һәм күпсанлы грамоталар иясе. Пенсиягә чыккач та яраткан эшен ташламады.

Ул хезмәтен кино күрсәтү белән генә чикләмәде: режиссер да, декоратор да булды. "Иң яраткан эшем декорацияләр ясау иде. Спектакльнең уңышы 50 процент декорациянең катлаулылыгыннан тора. Шуңа күрә күбрәк табигать күренешләре кергән спектакльләрне сайларга тырыштым», - дип искә ала ул.

Мансур абый эшләгән чорда бик күп спектакльләр сәхнәләштерелә. Алар арасында Гамир Афзалның "Куш нарат", "Яшел эшләпә", Ю. Әминовның "Тамырлар", "Тормыш җыры", "Язылмаган законнар" һ.б. бар. 50нче еллар ахырында Бигеш үзешчәннәре тарафыннан сәхнәләштерелгән "Тамырлар", "Ул кайтты", "Язылмаган законнар" драмалары тирә-як авылларда да күрсәтелеп, тамашачылар мәхәббәтен яулады. Ә 1975 елда сәхнәләштерелгән "Таһир-Зөһрә" драмасын бигешлеләр Әлмәт дәүләт драма театры сәхнәсендә зур уңыш белән уйный.

1984 елдан Бигеш мәдәният йорты директоры булып Миннегөл Насыйбуллина эшли. Алар Мансур абый белән бик күп спектакльләр сәхнәләштерде. Миннегөл апа Мансур абыйны үзенең остазы дип саный. Мансур абый - иң күп китап укучыларның берсе. Мәдәният тормышы белән даими кызыксынып тора, киңәшләре белән һәрвакыт ярдәм итә.

Без, Бигеш мәдәният хезмәткәрләре, Мансур Гыйльман улын юбилее белән тәбрик итәбез. Мансур абый, сезгә сәламәтлек, иминлек телибез. Тыныч картлыкта, балаларыгыз, оныкларыгызның бәхетенә куанып, тормыш иптәшегез Наҗия апа белән муллыкта, тигезлектә яшәргә насыйп булсын.

Айгөл Маликова, Бигеш китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Осталар остазы ул
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать