Район-шәһәр социаль-мәдәни объектларында агымдагы елда да шактый эшләр башкарылачак. Бу турыда мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршина сөйли. -Соңгы ике елда "Авыл клубы" республика программасы кысаларында Бохарай һәм Югары Пәнәчедә тәмам тузган, иске клуб урынына күпфункцияле үзәк калыкты. Әлеге авылларга күптән заманча клуб кирәк иде. Агымдагы елда исә Сармашбашта программа кысаларында...
Район-шәһәр социаль-мәдәни объектларында агымдагы елда да шактый эшләр башкарылачак. Бу турыда мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршина сөйли.
-Соңгы ике елда "Авыл клубы" республика программасы кысаларында Бохарай һәм Югары Пәнәчедә тәмам тузган, иске клуб урынына күпфункцияле үзәк калыкты. Әлеге авылларга күптән заманча клуб кирәк иде. Агымдагы елда исә Сармашбашта программа кысаларында шундый күпфункцияле үзәк калка. Биредә төзелеш эш-ләре зур темп белән бара.
Узган ел Якты Күл һәм Поручик мәдәният йортларына капиталь ремонт үткәрелде. Соңгысында клуб идәннәре шактый тузган, черегән иде.
Агымдагы елда исә шактый эшләр планлаштырыла. Дүрт-Мунча һәм Иске Тәкмәк мәдәният йортлары тамбурлары ремонтланачак. Алда Яңа Спас һәм Сәрәпәле мәдәният йортлары түбәләрен төзекләндерү эшләре тора. Якты Күл мәдәният йортында агымдагы елда да ремонт эшләре дәвам итәчәк: тамбур түшәп, янгын куркынычсызлыгы баскычын ремонтлау күздә тотыла. Иске Маврин мәдәният йортында бинага керү өлеше һәм тротуар ремонтланачак, эчке сылау-буяу эшләре башкарылачак. Бигеш мәдәният йортының тәрәзәләре (3), Югары Багражда тәрәзә һәм аларның кырлары алыштырылачак. Сарсаз-Баграж мәдәният йорты түбәсе өлешчә ремонтланачак. Сәвәләй мәдәният йортында исә эчке буяу-сылау эшләре башкару, Югары Мәлемдә запас керү өлешен ремонтлау планлаштырыла. Гүлкин һәм Төги мәдәният йортларында сылау-буяу эшләре башкарылачак, Төгидә ишекләр алыштырылачак. Чыбыклы мәдәният йортының түбәсен ремонтлау, Ал. Бистәсе мәдәният йортында кабинетларга агымдагы ремонт үткәреләчәк. Поповка клубында - агымдагы ремонт, Куш-Елга мәдәният йортында ишек-тәрәзәләр алыштыру күздә тотыла.
Иң күләмле эш район мәдәният йортында булачак: санузеллар урнаштырылачак, бинаның арткы өлеше фасады, фойе, керү, запас чыгу өлеше ясалачак. Кыскасы, биредә язын-җәен 636 мең сумнан артык төзекләндерү эшләре башкарылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев