Районда милли мәдәният фестивальләре бара. Башкорт һәм татар милли сәнгать фестивальләре узды инде. Узган җомгада "Энергетик" Мәдәният сараенда аның чираттагысы - "Покрауларда очрашыек" дип исемләнгән керәшен милли сәнгать фестивале үтте. Гомумән, районда халык бәйрәмнәре, йола-гадәтләр, милли мәдәниятне үстерүгә игътибар зур. Моның нәтиҗәсе буларак, авылларда яңа фольклор коллективлар барлыкка килә. Күптән...
Районда милли мәдәният фестивальләре бара. Башкорт һәм татар милли сәнгать фестивальләре узды инде.
Узган җомгада "Энергетик" Мәдәният сараенда аның чираттагысы - "Покрауларда очрашыек" дип исемләнгән керәшен милли сәнгать фестивале үтте. Гомумән, районда халык бәйрәмнәре, йола-гадәтләр, милли мәдәниятне үстерүгә игътибар зур. Моның нәтиҗәсе буларак, авылларда яңа фольклор коллективлар барлыкка килә. Күптән түгел Алексеевка авылында "Ак су буйлары" дип исемләнгән керәшен фольклор коллективы оешты. Районда дистәдән артык керәшен, берничә рус, чуаш фольклор коллективлары бар хәзер. Милли фестивальләр һәр халыкның мәдәниятен, көнкүрешен, йола-бәйрәмнәрен ачык чагылдыра. Халык бәйрәм итә: үзенең үткәне, тарихын барлый. Керәшен милли сәнгать фестивале зур оешканлык белән узды.
14 октябрь - Покрау бәйрәме. Покрау ("Покров") татар телендә "каплам", "япма" мәгънәләренә туры килә. Аның 11 октябрьдә билгеләп үтелә торганы Кече Покрау дип атала. Ул үзенә күрә көзне озату, кышны каршылау булып тора. Бу көнне көзге нигъмәтләр - алма, балан, миләш, гөмбә һ.б.лардан пирог пешерелә. 14 октябрьдәгесе Олы Покрау дип атала.
Бәйрәмгә килүчеләр иң элек мәдәният йортының икенче катында Якты Күл, Дүрт-Мунча, Поповка, Түбән Биш, Поручик, Кадер, Керәшен Мәлеме авыллары осталарының кул эшләреннән әзерләнгән күргәзмә карап, керәшен ашларыннан авыз иттеләр. Кадер авылы күргәзмәсе тулы бер авыл өен тасвирлады: идәндә сугылган паласлар, диварда чигүле сөлге, түрләмәләр, көнкүреш кирәк-ярагы... Керәшен Мәлеменнән Пелагея Давыдованың тукыган паласы күз явын алырлык. Самавырлар бу атып кайнап утыра. Олысы-кечесе һәр авыл тирмәсенә кереп: тәм-том, камыр ризыклары белән чәй эчә. Дүрт-Мунча, Түбән Биш, Поповка авыллары нинди генә милли ризыклар әзерләмәгән бәйрәмгә. Читтәрәк халык гармунчыларга кушылып җырлый, бии.
Бәйрәмне "Мирас" вокаль-хореографик төркеме ачты. Милли киемнәрдән малай-кызлар керәшен җыры белән фестивальне яшәртте, ямьләндерде. Иҗат коллективлары керәшеннәрнең бәйрәм күренешләрен, гореф-гадәтләрен чагылдырды. Район мәдәният йорты "Җиләк" фольклор коллективы "Утырмага бару", Түбән Биш үзешчәннәре "Бәлеш ачу" күренешләрен, яктыкүллеләр "Пыкрау бәйрәмен", уртабагражлылар "Килен төшерү", сарсазбагражлылар "Җапрак бәйрәмен", сәрәпәлеләр "Питрау бәйрәме", сәвәләйлеләр "Бәрмәнчек бәйрәме" күренешләрен оста итеп сәхнәләштерде. Фестивальдә беренче мәртәбә Әхмәт авылы әбиләре Юлия Абрамова, Мария Суханова, Рая Ризвановалар чыгыш ясады. Тамашачылар аларны һәм Поповкадан Нина Маклакованы алкышлап каршы алды. Әхмәт әбиләренең берсе гасыр башында тегелгән күлмәктән иде. Николай Фролов белән Петр Утяганов, Марс Гуреев "Ак калфак" җыры белән тамашачы мәхәббәтен яулады. Һәр коллектив, һәр башкаручы милли киемнәрдән. Һәр чыгыш үзгә: тамашачыны бәйрәм-нәргә бөтереп алып кереп китә. Коллективларга кушылып җырлыйсы, биисе килә. Бәйрәмне Мария Князева белән Николай Григорьев оста, җанлы итеп алып барды. Традицияләр, рухи мирасның яшь буынга тапшырылуы куанычлы. Мондый фестивальләр халыкны очраштыра, аралаштыра, берләштерә, нәтиҗәле хезмәткә өнди. Бәйрәмдә керәшен җәмгыяте рәисе Петр Минеев фестивальдә катнашучыларны бәйрәм белән котлады, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен юллады.
Фестиваль "Без урамнан үткән чакта" җыры белән тәмамланды. Аңа тамашачылар да дәррәү кушылды. Бәйрәмнән олысы-кечесе бихуш калды. Тамашага Югары Мәлемнән 87 яшьлек Нина Скворцова махсус килгән. Бик кирәкле чара, яшьлегемә кайттым, керәшен бәйрәмнәрендә булдым, - ди ул, гореф-гадәтләрнең яңаруына чиксез куанып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев