Мәдәният һәм сәнгать

Һәр авылда үзгә, кабатланмас...

Районда «Кулга-кул тотынышып» дип аталган халык иҗаты фестивале кысаларында авыл бәйрәмнәре дәвам итә. Аксар мәдәният йортында узган шундый чара җан бәйрәме кебек узды. "Буыннар кайтавазы" программасын карарга авылның олысы-кечесе җыелды. Бәйрәмгә якташыбыз, Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин да кайтты. Ул авылдашларына диннең тәрбия өлкәсендә зур роль уйнавы турында сөйләде. Авылның...

Районда «Кулга-кул тотынышып» дип аталган халык иҗаты фестивале кысаларында авыл бәйрәмнәре дәвам итә.

Аксар мәдәният йортында узган шундый чара җан бәйрәме кебек узды.

"Буыннар кайтавазы" программасын карарга авылның олысы-кечесе җыелды. Бәйрәмгә якташыбыз, Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин да кайтты. Ул авылдашларына диннең тәрбия өлкәсендә зур роль уйнавы турында сөйләде. Авылның үз композиторлары, җырчылары бар. Фәтхелгаян Әхмәтҗановның "Аксарым" җырын Ләйсән Тимерханова аһәңле итеп башкарды. Фәнис Исрафиловның тормыш иптәше Рәсилә белән башкарган җырын зал алкышларга күмде. Укытучылар коллективының "Кич утыру" күренеше бәйрәмнең йөзек кашы булды. Мәгариф ветераны Анна Мингалина кич утыруда үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Бәйрәм түрендә авылның матур яшәүче гаиләләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары, хезмәт династияләре булды.

Югары Пәнәче - талантларга бай авыл. Биредә узган бәйрәм аеруча җанлы үтте.

Мәдәният йортында төрле милләт халкы мәдәнияте тантана итте. Украин, испан биюләрен халык яратып кабул итте. Чаллыдан кайткан Лениза Гомәрова башкаруында мөнәҗәтләр күңелләрне нечкәртте. Шакировлар, Хәмитовлар гаиләләре, Валентина Шәрифуллина, Хәниф Гомәров, Наталья Гайнетдиновалар башкаруында җырлар беркемне дә битараф калдырмады.

Югары Мәлем мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашларына "Туган ягым - гөлләр иле" дип аталган кичә тәкъдим итте. Ул авыл тарихын барлаудан башланды. Язучы Таҗетдин Ялчыгол биредә гомер итеп, иманлы нәсел калдырган. 90 яшьлек Фәүзия Таҗетдинова ерак бабасы Ялчыгол нигезендә гомер итә. Бүгенге көндә авылда нибары бер сугыш ветераны - Гамир Хәбриев яши. Тыл һәм хезмәт ветераннары бихисап. Бәйрәмдә элекке һәм бүгенге хезмәт алдынгыларына дан җырланды, күренекле якташлар, игелекле затлар, матур гомер итүче парлар аерым аталды. Гөлфия Сәетшина авылдашларын "Җирдә эзең калсын" дип аталган китабы белән таныштырды, шигырьләрен укыды. Равис Сәхабетдинов, Миңгасыйл Талипов, Разия Рамазанова, Насыйровлар гаиләсе, Илүзә Галиуллина һ.б.лар чыгышын югарымәлемлеләр алкышларга күмде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Һәр авылда үзгә, кабатланмас...
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать