Мәдәният һәм сәнгать

Һәр чорның үз матурлыгы

Соңгы вакытта көзен Өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Бу көндә генә булса да без өлкән буын вәкилләренә, алар туплаган тәҗрибәне дәвам итүчеләр буларак, хезмәттәге уңышлары өчен рәхмәт әйтәбез, күңел җылысын бирергә тырышабыз. Мөмкин булса, мин бу көнне зирәкләр көне дип атар идем. 1 октябрь көнне без музейда "Еллар...

Соңгы вакытта көзен Өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Бу көндә генә булса да без өлкән буын вәкилләренә, алар туплаган тәҗрибәне дәвам итүчеләр буларак, хезмәттәге уңышлары өчен рәхмәт әйтәбез, күңел җылысын бирергә тырышабыз. Мөмкин булса, мин бу көнне зирәкләр көне дип атар идем.

1 октябрь көнне без музейда "Еллар призмасы аша" дип аталган фотокүргәзмә ачтык. Ул шәһәр төзелешенә багышланды. Шул уңайдан кунак итеп шәһәрне беренчеләрдән булып төзи башлаучы Ольга Зубрилова, Мария Овчинникова, бу эшнең шаһитлары булган Валентин Судоргин, Иван Миронов чакырылды. Кунакларны бәйрәм белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин да килде. Кунаклар өчен музейда мондый очрашу оештыру көтелмәгән бүләк булды. Күп еллар күрешмәгән кешеләр бер-берсен чак таныды. Кунаклар күргәзмәгә куелган һәр рәсем янына тукталып, хатирәләрен искә төшерде. Алар сөйләгәннәрдән, гүя һәркем шул чорга кайтты. Без икеле-микеле генә уйлаган, фаразланган күп нәрсәләргә ачыклык керде. Кунаклар авызыннан бик күп кызыклы мәгълүмат белдек.

Икенче катка күтәрелүгә, Ольга Федоровна үз кабинетын бик тиз танып, шунда юнәлде. 1946-1951 елларда ул, шул кабинетта утырып, район Советы архив хезмәткәре вазифасын башкарган. Кунакларның хатирәләре күп иде. Кайберләре турында күз яшьләре белән сөйләде алар. Япь-яшь кызлар котлован казып бетон салулары, шлюз әзерләүләре, көненә 27шәр машина бетон бушатырга туры килсә дә, яшьлек дәрте белән армаулары, тормышның яхшыруына өметләнеп эшләүләре турында сөйләделәр.

Әйе, сугыш һәм аннан соңгы авыр елларны кичеп, фидакарь хезмәтләре белән безгә шушы матур тормышны бүләк иткән өлкән буын вәкилләренең без кадерен белергә, алардан үрнәк алырга бурычлы.

Наталья Афанасьева, музейның өлкән фәнни хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Һәр чорның үз матурлыгы
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать