Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Мәдәният һәм сәнгать

Районыбызның алты авылы үзешчәннәре бергәләшеп дуслыкка дан җырлап концерт куйды

4 ноябрьдә Урта Баграж мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Дуслык җыры» дип исемләнгән концерт булды.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре кулга-кул тотынып, бер-берсе белән тәҗрибә алмашып, киңәшләшеп эшли. Урта Багражда узган концерт – шуның ачык мисалы.
Концертта Сармашбаш, Югары Мәлем, Югары Баграж, Сарсаз-Баграж, Урта Баграж, Поповка авылларыннан үзешчән артистлары катнашты.
Районыбызда төрле милләт вәкилләренең үзара дус, тату яшәве концерт барышында кызыл җеп булып сузылып барды. Алты авыл үзешчәннәре башкаруында төрле халык җырлары яңгырады, биюләр башкарылды.
Соңыннан Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев сәхнәгә күтәрелеп, шундый эчтәлекле концерт оештыручыларга, анда катнашучыларга рәхмәт белдерде. Өлешчә мобилизация кысаларында чакырылучы егетләребезгә ярдәм итү чаралары күрү турында да сөйләшү булды.

Фотолар Урта Баграж мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев