Мәдәният хезмәткәрләре кешедә мәрхәмәтлелек хисләре уята, күңелне күтәрә. Гомумән алганда, мәдәният - ул халыкның рухи куәтен, сәләтен, зәвыгын күрсәтүче көзге. Агымдагы ел Россиядә Мәдәният елы буларак, мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен «Энергетик» Мәдәният сараенда зурлап билгеләп үтте. Мәдәният тармагында районда 300дән артык кеше хезмәт куя. Әлеге тармак һәркемнән тынгысыз, иҗади эшләүне...
Мәдәният хезмәткәрләре кешедә мәрхәмәтлелек хисләре уята, күңелне күтәрә. Гомумән алганда, мәдәният - ул халыкның рухи куәтен, сәләтен, зәвыгын күрсәтүче көзге.
Агымдагы ел Россиядә Мәдәният елы буларак, мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен «Энергетик» Мәдәният сараенда зурлап билгеләп үтте.
Мәдәният тармагында районда 300дән артык кеше хезмәт куя. Әлеге тармак һәркемнән тынгысыз, иҗади эшләүне таләп итеп, янып-ялкынланып эшләүче коллективлар, ансамбльләр, үзешчәннәр сафы артуга бара. Җәмгыятебезнең рухи үсешенә зур өлеш кертүче мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре, еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, хөрмәтләү көне буларак, җылы узды. Аңа авыл җирлекләре башлыклары, идарә җитәкчеләре һ.б.лар чакырылды. Ветераннарның урыны түрдән булды.
Район башлыгы урынбасары Роберт Халитов район башлыгы Татьяна Воропаева исеменнән мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Аннан ул тырышып, иҗади эшләүче бер төркем мәдәният хезмәткәренә муниципаль район грантына сертификатлар тапшырды. Алар - «Гамма-джаз» иҗат коллективы җитәкчесе Александр Шамов, музыка мәктәбе укытучысы Елена Коклина, Сәвәләй һәм Аксар мәдәният йортлары директорлары Ольга Бутяева белән Гүзәлия Гатина, Мирный бистәсе китапханәчесе Надежда Федотова. Мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршинаның да коллективка әйтер сүзе күп булды. Халык исемен йөртүче коллективлар саны арта, Сармашбашта күпфункцияле үзәк төзелә, 19 мәдәният учреждениесен төзекләндерү көтелә, эшләү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Район мәдәният тормышы үсешенә үзеннән зур өлеш кертүче һәркемгә рәхмәт белдереп, иҗат мәйданында уңышлар, яңа казанышлар, яңа идеяләр теләде Сәрия Миннегалиевна. Аның кулыннан Карамалы клубы мөдире Илсөяр Хәлиуллина, Якты Күл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Татьяна Блохина, Тәкмәк клубы мөдире Марина Ермолаева, Яңа Спас мәдәният йорты директоры Ольга Матвеева, Бигеш мәдәният йорты директоры Миннегөл Насыйбуллина, Дүрт-Мунча мәдәният йорты директоры Гөлнара Салихова, Урта Баграж клубы мөдире Лариса Кузьмина, Поручик мәдәният йорты директоры Гадания Борһанова, туган як тарихын өйрәнү музее фәнни хезмәткәре Светлана Долгова, Югары Лоҗы китапханәчесе Разия Шаһиева Мактау грамоталары алды. Юбилейларын билгеләп үтүче район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ольга Агашкина, Куш-Елга мәдәният йорты директоры Ралия Әхмәдуллина, Лидия Некрасоваларга көчле алкышлар ирештерелде.
Тантанада узган ел оештырылган "Театр яктылыкка илтә" район конкурсында җиңү яулаган коллективлар аерым макталып узды. Алар - бәйгедә җиңү яулаган Имәнлебаш, икенче урын алган Сәвәләй һәм Югары Шепкә, өченче урынга лаек булган Бигеш мәдәният йортлары. Хезмәтеңне күреп, аңа бәя алудан да сөенечле мизгел юк. Бәйрәм тантанасының бары рус телендә генә баруы күңелдә нокта булып калды.
Кичә мәдәният хезмәткәрләре арасында оештырылган "Иң яхшы сәнгать җитәкчесе" бәйгесе белән дәвам итте. Бәйгедә Югары Мәлемнән Эльвира Исрафилова, Аксардан Лилия Динмөхәммәтова, Яңа Спастан Ольга Матвеева, Бигештән Рамилә Биктимерова, Дүрт-Мунчадан Наталья Вәлиәхмәтова, Кадердән Альфред Юдин, Урта Баграждан Сәгадәт Одинцова, шәһәр мәдәният йортыннан Любовь Мөбарәкшина катнашты. Алар өй эше итеп бирелгән визит карточкасы, мультфильм, кино, театрдан өзек күрсәтү, мәдәният йортында оештырылган чараларны рекламалау, башкару осталыклары, гадәти булмаган материаллардан киемнәр тәкъдим итү буенча көч сынашты. Араларында югары башкару осталыгына ия, чын сәхнә кешесе - мәдәният хезмәткәре булуларын күрсәтүчеләр дә булды. Гомуми нәтиҗәләр буенча иң яхшы сәнгать җитәкчесе дип Любовь Мөбарәкшина табылды. Наталья Вәлиәхмәтова - I, Ольга Матвеева - II, Рамилә Биктемирова - III урында. Шулай итеп, мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм дә итте, һөнәри осталыкта да ярышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев