«Энергетик» Мәдәният сараенда үткән «Мефро уилз Руссиа - Зәй заводы» хезмәткәрләренең иҗат концерты тамашачылар күңелендә озак сакланыр. Бу кичне җылы, матур итеп әзерләнгән концерт карап хозурлану белән беррәттән, Россия тарихы, шәһәребезнең 360 ел дәвамында үсеше турында бай мәгълүмат та бирелде. Быел заводка нигез салынуның 40 еллыгын билгеләп үтүче коллектив шушы...
«Энергетик» Мәдәният сараенда үткән «Мефро уилз Руссиа - Зәй заводы» хезмәткәрләренең иҗат концерты тамашачылар күңелендә озак сакланыр. Бу кичне җылы, матур итеп әзерләнгән концерт карап хозурлану белән беррәттән, Россия тарихы, шәһәребезнең 360 ел дәвамында үсеше турында бай мәгълүмат та бирелде. Быел заводка нигез салынуның 40 еллыгын билгеләп үтүче коллектив шушы дәвердә нинди үзгәрешләр кичерүен, ирешелгән уңышларны сәнгати югарылыкта бәян итте.
Кичәдә завод бинасына моннан 40 ел элек май аенда беренче нигез ташы салыну, «КАМАЗ»ның автоагрегат заводы буларак эшли башлаган чорлары, аннан соңгы елларда "КАМАЗавтотехника" буларак эшчән- леге чагылдырылды. Тарихи вакыйгаларны зәңгәр экраннар аша сәхнәдә күзәтеп тә, театрлаштырылган тамаша аша да күреп хозурланырга мөмкин булды. Зур предприятиенең җитәкчеләре искә алынды. Ә инде заводның хәзерге чоры үзгәртеп коруларга, яңа технологияләргә күчеп эшләүдән гыйбарәт. "Мефро уилз Руссиа - Зәй заводы" белән Илья Давыдов җитәкчелек итә. Ул барлык хезмәткәрләрне шушы бердәм хезмәт, дуслык бәйрәме белән тәбрикләп, предприятие өчен иң мөһиме аның эшчеләре булуын ассызыклады.
- Без нинди генә яңа технологияләргә күчеп эшләсәк тә, заводыбызның киләчәге, уңышлары хезмәткәрләрнең эш-гамәлләре белән бәйле. Шуңа күрә тарихка күз салып, анда булган бай тәҗрибәне яңа эш алымнарында кулланып хезмәт куярга омтылабыз. Моның өчен завод ветераннары белән хәзерге эшчеләрнең үзара мөнәсәбәттә торуы кирәк. Бүгенге бәйрәм безне менә шул максатта да тагын бер кат берләштерде, заводыбызда хезмәт куйган һәм хезмәт куючы төрле милләт халыкларының дуслыгын, бердәмлеген дәлилләде, - диде ул һәм озак еллар дәвамында заводның йөзек кашы булган ветераннар хорына рәхмәт җиткерде. Коллективка һәм аның җитәкчесе Тәслимә Мәҗитовага Мактау грамотасы, истәлекле бүләк тапшырылды.
Заводта оешкан күп кенә иҗат коллективлары барланып, аларның һәр чыгышы тамашачылар күңелен иркәләде. "Родные напевы", "Престиж" вокаль ансамбльләре, аерым башкаручылар чыгышы алкышларга күмелде. Концертны район башлыгы Татьяна Воропаева да карады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев