Мәдәният һәм сәнгать

Сарсаз-Багражда балалар бакчасы ачылды

Бүген Сарсаз-Баграж авылында "Мәктәп+бакча" программасы нигезендә өр-яңа балалар бакчасы ачылды. Бу - районда авыл мәктәпләре бинасының буш мәйданнарында заманча төзекләндерелеп эшләнгән сигезенче бакча. Эштә чакта сабыйларын кайда калдырырга белми интеккән әти-әниләр өчен ул чын мәгънәсендә зур Яңа ел бүләге булды. Сарсаз-Баграж мәктәбенең буш мәйданында төзелеш эшләре моннан бер ай ярым...

Бүген Сарсаз-Баграж авылында "Мәктәп+бакча" программасы нигезендә өр-яңа балалар бакчасы ачылды. Бу - районда авыл мәктәпләре бинасының буш мәйданнарында заманча төзекләндерелеп эшләнгән сигезенче бакча. Эштә чакта сабыйларын кайда калдырырга белми интеккән әти-әниләр өчен ул чын мәгънәсендә зур Яңа ел бүләге булды.

Сарсаз-Баграж мәктәбенең буш мәйданында төзелеш эшләре моннан бер ай ярым чамасы элек кенә башлана. Әлмәт шәһәренең "Юлдаш" төзелеш оешмасы безнең районда балалар учреждениеләре төзүдә еш катнашып ышаныч яулаганга күрә, бу эшне башкару өчен тендерны нәкъ менә аларның отуын мәгариф идарәсендә дә сөенеп кабул итәләр. Мәктәпнең 211 квадрат метр мәйданында тиз көннәрдә бакча өчен уен, йокы, музыка залы, киенү-чишенү, заманча душ, бәдрәф бүлмәләре әзерләнә. Республика һәм җирле бюджеттан бу максатларга 1 миллион 800 мең сумга якын финанс сарыф ителә. Бакча бүлмәләрнең сыйфатлы эшләнүе белән генә түгел, өр-яңа җиһазлары, урын-җир комплектлары белән дә күпләрне көнләштерерлек. Бөтен уңайлыклары булган бакчада сабыйларыбызны мәктәпкә тиешле дәрәҗәдә әзерләү өчен белемебезне, иҗади осталыгыбызны кызганмаячакбыз, ди бакча мөдире Альбина Меньшова. Балалар белән биредә тәҗрибәле белгеч Марина Халикова һәм аның ярдәмчесе Ирина Иванова шөгыльләнәчәк. "Әкият" дип исемләнгән бакча 20 балага исәпләнгән, бирегә Сарсаз-Баграж авылыннан тыш, Урта һәм Югары Баграж авылларыннан да балалар тәрбия алуны да күздә тоттык, дип ассызыклады чыгышында район башлыгы Татьяна Воропаева. Һәм ул бакчаны котлап, сабыйларга уенчыклар бүләк итте. Бакча ачу тантанасында катнашкан әти-әниләр күптән көтелгән учреждение өчен район, ремпублика җитәкчелегенә, төзүчеләргә рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Сарсаз-Багражда балалар бакчасы ачылды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать