Якташым Мөдәррисне мин соңгы тапкыр 60 яше тулуга багышланган юбилее кичәсендә күрдем. Яшәү дәрте бөркелеп торган, әмма бераз моңсулана төшкән күзләр... Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Мөдәррис Әгъләмовның юбилей кичәсе үтүгә бер ай чамасы вакыт узуга, җанны өшетеп авыр кайгылы хәбәр килде: Мөдәррис вафат... Якташымны соңгы...
Якташым Мөдәррисне мин соңгы тапкыр 60 яше тулуга багышланган юбилее кичәсендә күрдем. Яшәү дәрте бөркелеп торган, әмма бераз моңсулана төшкән күзләр...
Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Мөдәррис Әгъләмовның юбилей кичәсе үтүгә бер ай чамасы вакыт узуга, җанны өшетеп авыр кайгылы хәбәр килде: Мөдәррис вафат...
Якташымны соңгы юлга озату өчен Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залына бардым. Табигать тә олы кайгыны аңлагандай кырысланган, ноябрьнең беренче салкыны бит очларын чеметтереп ала. Шуңа да карамастан, концерт залы фойесы халык белән тулы. Барысының да йөзендә җитдилек билгеләре, күзләрендә кайгы пәрдәсе, карашларында тирән моңсулык. Йөрәкләрне чеметтереп, тәннәрне чымырдатып берөзлексез кайгылы музыка агыла. Почетлы каравыл алмашынып тора. Чират миңа да җитте. Каравылга бастым. Шунда торган 5 минут эчендә Мөдәррис хәтеремдә яңарды, күңелемдә балкып алды, күз алдымнан үтте...
...Ә беренче тапкыр Мөдәррисне Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры хезмәткәрләре йөри торган ишек төбендә, кичке караңгыда күргән идем. Артист Ринат Таҗетдинов белән театрдан чыктык. Урамда кечкенә буйлы, какча гәүдәле, ир кеше басып тора иде. Ул безнең белән кул биреп исәнләшеп китеп барды. Мин Ринаттан аның кем булуы турында сорадым. Ул шагыйрь Мөдәррис Әгъ-ләмов, диде. Икенче мәртәбә аның белән Бауман урамындагы халык иҗат йортында очраштык. Сөй-ләшеп киттек. Ул мине белүе, безнең якташлар булуыбыз турында әйтте. Без Мөдәррис белән урамда, газета-журнал редакцияләрендә, бәйрәм-юбилей чараларында очрашкан вакытта гәпләшә башладык, хәл-әхвәл белештек. Ул кием-салымга игътибар бирмәде. Башына зур түбәле, халык телендә "аэродром" дип аталган кепка кигән иде. Очлары аска асылынган, кайчы сирәк күргән борын астындагы мыеклары Мөдәрриснең бик үзенчәлекле шәхес булуы, тормыш шартлары белән исәпләшмәүче, үзалдына, үзе ничек тели шулай яшәүче, башкаларның фикерләре белән кызыксынмаучы кеше икәнлеге турында сөйли иде.
Казанның Аксакаллар шурасы әгъзалары Мөдәррис белән очрашып сөйләшергә теләкләре барлыгын белдергәч, шура рәисе урынбасары, аның каршында оештырылган "Казансу таңнары" иҗатташлар берләшмәсе җитәкчесе буларак, мин аны үзебезнең утырышка чакырдым. Ул берсүзсез ризалык бирде. Сөйләшү 3 сәгатьтән артык дәвам итте. Башта Мөдәррис үзе турында сөйләде. Аннан аксакалларның сорауларына җавап бирде, шигырьләрен укыды.
Мөдәррискә 9 яшь вакытта 38 яшендә әнисе вафат була, 12нче яше белән барганда әтисе гүр куенына керә. Башта малайны тәрбияләү белән, төпчек бала булганга, үзен күәс төбе дип шаяртучы әбисе шөгыльләнә. Ул дөнья куйгач, Мөдәррис бертуган апасы карамагына күчә, абыйсы Мәүҗетдин канаты астына керә. Әмма Мөдәррис туганнары җилкәсендә соры корт рәвешендә яшәргә теләми, үз көнен үзе күрергә омтыла. Җәйге каникуллар вакытында, Туңылҗа авылына барып, хуҗалык малларын көтәргә яллана. Терлекләрне иртән басуга куганда аның бер кулында чыбыркы, икенчесендә китап тулы киндер букча була. Кичкә кадәр ул аларның барысын да укып бетерә. Көтүне авылга алып кайткач, кичен китапханәгә барып, икенче көн өчен яңа китаплар алып куя.
Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Мөдәррис, абыйсы Мәүҗетдин белән мин укыган Түбән Биш урта мәктәбенә йөри башлый. Биредә инде ул авыл китапханәсенең иң актив укучысы гына түгел, ә аның мөдиренең зур ярдәмчесе була. Аңа район үзәгеннән яңа китаплар алып кайтырга булыша. Аларны беренче булып укучы да үзе була. Ул бигрәк тә Шәехзада Бабич, Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким шигырьләрен яратып укый. Кайберләрен хәтта яттан өйрәнә. Очрашу вакытында да аларның берничәсен сөйләп күрсәтте.
Матбугатта Мөдәрриснең беренче шигырьләре 1959 елда Татарстан һәм Башкортстан пионер газета-журналларында басыла диелсә дә, аның тәүге иҗат җимеше 1958 елда "Кызыл Зәй" газетасында дөнья күрә. Ул чагында Мөдәррискә нибары 12 яшь була.
Күңелендә туган беренче шигырен сөйләгәндә аның күзләренә сагыш пәрдәсе сарды, тавышы калтыранды, тамак төбенә төер килде.
Истәлекләр алар күп төрле,
Истәлекләр алар күп кала;
Бер истәлек булып әниемнең
Чиккән сөлгеләре саклана.
Бизәге дә аның бизәге -
Карый кебек миңа бизәктән
Әниемнең нурлы күзләре.
Мөдәрриснең бу шигырен укыган язучылар арасында: "Мондый камил шигырьне малай кеше яза алмый", - диючеләр табыла. Шуларга үч итеп ул шигырь язарга тотына, күкрәгендә шагыйрь йөрәге тибүен исбат итәргә алына. Аның берсеннән-берсе матур шигырьләре вакытлы матбугатта бик еш күренә башлый.
Урта мәктәпне тәмамлагач, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәрвәрия Җиһаншина сихерләгән Мөдәррис Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керү теләге белән башкалага килә. Кулында авыл мичендә пешкән, төбе көйгән бер түгәрәк ипи салган бөрмәле кечкенә капчык, кесәсендә мәктәбебезнең физика һәм математика укытучысы Василий Зингаровның үзе белән бергә армия-дә хезмәт иткән, фронтовик, университет укытучысы Ибраһим Нуруллинга язган хаты була. Ә ул хатта бары бер җөмлә: "Бу егет булдыра!". Мөдәррис хатта күрсәтелгән адрес буенча Ибраһим Нуруллинның фатирын эзләп таба. Ә ул каядыр ял итәргә киткән була. Көн кичкә авышкан, университетта эш сәгате беткән. Кунарга кая барырга? Кунакханәгә барыр иде, акчасы юк. Мөдәррис Казанда беренче төнен урамда уздыра. Университетта укыганда Мөдәррискә катлаулы холык-фигыле үзен бик еш сиздерә. Ул әле бер укытучы, әле икенчесе белән бәхәсләшә, кайберләре белән хәтта конфликтка керә.
Мин университетка кеше үтерергә өйрәнергә түгел, шагыйрь булырга әзерләнер өчен кердем дип, хәрби эш дәресләренә йөрүдән туктый. Шуның өчен аны университеттан чыгаралар. Әмма ул аны барыбер тәмамлауга ирешә. Чаллы шәһәренә юллама ала. Берничә ел укытучы, аннан татар халык театрында куючы (постановщик) булып эшли.
Чаллыда Мөдәррис "Коммунизм байрагы" газетасы белән хезмәттәшлек итә, анда эшләгән шагыйрь Хәниф Хөснуллин белән дуслаша.
Зур шагыйрьләр белән якыннан танышу, алар белән һәрдаим аралашып яшәү теләге, республиканың абруйлы газета-журнал редакцияләре эшчәнлегендә катнашырга омтылыш Мөдәррисне кабат Казанга алып килә. Кичке тымызык кичләрнең берсендә язучыларның "Аккош" күлендәге ял базасында өлкән шагыйрь Хәсән Туфанның ишеген шакый. Аңа шакмаклы дәфтәр битләренә язылган, укырга җиңел булсын өчен һәр хәрефне тырышып төшергән шигырьләрен калдыра. Хәсән Туфан шул ук кичне башка шагыйрьләрне үзенә чакыра, аларга Мөдәрриснең шигырьләрен укый. Аннан, бу кем шигырьләре, дип сорыйлар. Хәсән Туфан: "Мөдәрриснеке", - дип җавап бирә. Шул көннән Мөдәрриснең исеме танылган һәм дәрәҗәле шагыйрьләр теленнән төшми, халык арасында да тиз тарала. Аның иҗатына багышланган язмалар дөнья күрә башлый. Сибгат Хәким 1968 елда "Социалистик Татарстан" газетасында: "Безнең поэзиядә тыныч кына яши торган чор узды инде. Иҗатлары белән сине зур бәхәскә, фикерләр бәхәсенә, иҗат ярышына чакырган яшьләр килде..." - дип яза. Шул ук газетада шагыйрь Роберт Әхмәтҗанов: "Мин аның тормышлылыгын, тарихчылыгын, әйләнә-тирәдәге мохиткә сак карашын күрсәтер идем", - дип Мөдәррис иҗатының башка бер сыйфатын күрсәтә. Күренекле халык язучысы, якташыбыз Аяз Гыйләҗев: "Мөдәррис Әгъләмов саз каены кебек як-якка чайкалмады, ул беренче адымнарыннан ук үзенең барыр юлын дөрес билгеләде, ялгышмады. Чөнки ул - табигать баласы. Табигать аның дүрт санын төгәл итеп яраткан, имгәтмичә үстергән, саклаган", - дип яза.
Очрашу ахырында ул, һәрвакыттагыча җилкенеп, хискә бирелеп үз шигырьләрен укыды. Аларда аяныч үткәнебез, бүгенге язмышыбыз турында шагыйрьнең фәлсәфи уйланулары, халкыбызның якты киләчәгенә ышанычы чагыла иде.
Х. Арсланов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев