Мәдәният һәм сәнгать

Талантлар эзлибез...

Бәйрәм-кичәләрнең яме аны алып баручылардан тора. Оста алып баручы килеп туган теләсә нинди хәлдән чыга, тамашачыны бербөтен итеп тота ала. Гомумән, алып баручы - төп инструмент. Моны яхшы аңлаган мәдәният идарәсе икенче ел инде алып баручылар арасында бәйге үткәрә. Күптән түгел «Космос» яшьләр үзәгендә район-шәһәрнең төрле яшьтәге алып баручылары арасында...

Бәйрәм-кичәләрнең яме аны алып баручылардан тора. Оста алып баручы килеп туган теләсә нинди хәлдән чыга, тамашачыны бербөтен итеп тота ала. Гомумән, алып баручы - төп инструмент. Моны яхшы аңлаган мәдәният идарәсе икенче ел инде алып баручылар арасында бәйге үткәрә.

Күптән түгел «Космос» яшьләр үзәгендә район-шәһәрнең төрле яшьтәге алып баручылары арасында шундый конкурс узды.

- Бик кирәкле чара бу, чөнки талантлы алып баручылар ачыклана, киләчәктә без аларны шәһәркүләм чараларга җәлеп итәчәкбез, - ди мәдәният идарәсенең методик бүлек мөдире Кәүсәрия Кузнецова.

Һәр катнашучы шәһәрнең 360 еллыгына яки милли мәдәният темасына игътибар итәргә тиеш иде. Бу таләп үтәлде. Кемдер Зәйнең галәмгә бәйләнешле елларын, кемдер районның беренче Сабантуе, кемдер тарихи-архитектура кыйммәтләрен саклау кирәклеге турында сөйләде. Чыгыш ясаучыларга теләктәшлек белдерергә әти-әниләре, сыйныфташлары килде. Бәйгедә үзләрен сынарга авыллардан да килүчеләр булды. Югары Мәлемнән Сәйдәш Хәйруллин белән Игорь Батьков берсе - татарча, икенчесе керәшенчә халыкны сәламләделәр. Сәйдәш үзен дәрәҗәле бәйгеләрдә сынарга өлгергән: "Йолдызлык", "Дулкын" республика бәйгеләрендә нәфис сүз номинациясендә берничә мәртәбә җиңү яулаган ул.

- Сәхнәдә матур итеп сөйләү генә түгел, үзеңне оста, артистларча тота белү дә кирәк, - ди ул.

Чыгыш ясаучыларның авылдан аз булуы күңелне борчыды-борчуын. Жюри һәр чыгыш ясаучыга номинацияләр буенча урыннар билгеләде, аларга Мактау грамоталары тапшырылды. Иң мөһиме, алга таба аларны сәхнә һәм зур аудитория көтә. Әйдәгез, мәйдан, мөмкинлек бирик аларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Талантлар эзлибез...
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать