Туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре халыкның төрле категориясен музейга җәлеп итү уңаеннан чараларны еш уздыра. Күптән түгел оештырылганы тарихи дата - Мәскәү яны сугышларына багышланды. Әлеге чарага 1нче мәктәп укучылары чакырылды. Иң элек алар өчен шушы бәрелешләр, аларда катнашкан 9 зәйле турында мультиме-дияле презентация күр-сәтелде, безнең сугышчыларның биографияләренә киңрәк...
Туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре халыкның төрле категориясен музейга җәлеп итү уңаеннан чараларны еш уздыра. Күптән түгел оештырылганы тарихи дата - Мәскәү яны сугышларына багышланды. Әлеге чарага 1нче мәктәп укучылары чакырылды. Иң элек алар өчен шушы бәрелешләр, аларда катнашкан 9 зәйле турында мультиме-дияле презентация күр-сәтелде, безнең сугышчыларның биографияләренә киңрәк туктанылды. Укучыларның игътибарын аеруча 1941 елның 7 ноябрендә армиянең, халыкның сугышчан рухын күтәрү өчен үткәрелгән тантаналы хәрби парад турындагы сюжет җәлеп итте. Кичәдә шулай ук сугыш, дуслык турында лирик шигырьләр дә, сугыш чоры җырлары да яңгырады. Аксар авылы кешесе Н. М. Мәрданшинның сугыш кырыннан язылган хатыннан өзекне укыганда беркем дә дулкынланмыйча калмагандыр, мөгаен. Мавыктыргыч та, йөрәкләргә үтеп керерлек сагышлы мизгелләре дә күп булган чарадан һәркем канәгать калды.
Ираида Жигалина, фәнни хезмәткәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев