Баграж халкы - киң күңелле, җыр-моңга һәвәс халык. Милли мәдәният елы уңаеннан биредә үткәрелгән авыл бәйрәме дә күрше-тирә авыл кешеләрен кунакка дәшеп, гармунчыларның дәртле көйләренә биеп, җырлап, гореф-гадәтләрне барлап узды. Мәдәният йорты фойесында оештырылган бай күргәзмә авыл халкының һөнәрле, талантлы, эшчән булуы хакында сөйли иде. Мәктәп музееннан алып киленгән үзенчәлекле...
Баграж халкы - киң күңелле, җыр-моңга һәвәс халык. Милли мәдәният елы уңаеннан биредә үткәрелгән авыл бәйрәме дә күрше-тирә авыл кешеләрен кунакка дәшеп, гармунчыларның дәртле көйләренә биеп, җырлап, гореф-гадәтләрне барлап узды.
Мәдәният йорты фойесында оештырылган бай күргәзмә авыл халкының һөнәрле, талантлы, эшчән булуы хакында сөйли иде. Мәктәп музееннан алып киленгән үзенчәлекле экспонатлар турында мәктәп директоры Александр Биканов кызыксынучыларга тулы мәгълүмат бирде. Биредә авыл халкының кул эшләре, ил күләмендә танылган кешеләре, борынгы әби-бабайлар кулланган көндәлек кирәк-яраклар, хәтта мамонт сөягенә кадәр урын алган иде. Ә менә уңган-булган Григорий Тавлинов белән авылдашлары чын-чынлап горурлана. Урта Багражда туып-үсеп, хәзер Зәйдә яшәүче, озак еллар машина йөртүче булып эшләгән Григорий Гурьевич - җил көче белән эшләүче кече электр станциясе, агач эшкәртү җайланмасы һәм хуҗалыкта кирәкле башка техниканы үз кулы белән ясап таң калдырган кеше. Мәктәп музеенда аның хөрмәтенә аерым стенд булдырылды, ди Александр Биканов.
Авыл бәйрәменә килүче-ләрне "Баграж буйлары" керәшен фольклор ансамбле язгы Микулы бәйрәме күренешен чагылдырган җырлы-биюле уеннар белән каршы алды.
- Керәшеннәрдә Микулы бәрәңгеләр утырткач, яздан җәйгә күчү чорын бәйрәм итү буларак билгеләп үтелә. Бу көнне без туфракка салынган орлыкларның мул уңыш бирүен телибез, - ди Галина Данилова.
Микулы бәйрәме архиепископ Николай Чудотворец исеме белән бәйләнгән. Ул - могҗизалар тудыручы, Алладан соң кешеләрне икенче яклаучы, игенче һәм терлекчеләрнең химаячесе, су хуҗасы дип санала. Элек авыл халкы Микулының ничек килүенә карап кыр эшләренә керешкән.
Әлеге матур бәйрәм күренешен "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип аталган үзешчән сәнгать осталары концерты дәвам итте. Кичәдә беркадәр тарихка да күз салынды. Баграж авыллары XVIII гасырда барлыкка килгән дип санала. Беренче булып бу якларга Арчадан Абдул, Бикан, Усманнар гаиләләре күчеп утырган. Әлеге авыллар Сарсаз һәм Баграж елгалары буенда урнашкан. Авыл халкының төп шөгыле булып гомер-гомергә игенчелек, терлекчелек һәм һөнәрчелек саналган. Хәзерге вакытта Баграж җирлегендәге өч авылда 871 кеше яши. Биредә 3 мәдәният йорты, 3 китапханә, 3 мәктәп, почта бүлеге, 3 фельдшер-акушерлык пункты бар. Баграж җирлеге илгә чаңгычы, Олимпия чемпионы Федор Симашев, химик-академик Вениамин Григорьев кебек атаклы шәхесләр биргән. Авылда төпләнеп гомер кичерүчеләр дә тырыш хезмәтләре белән районда һәрчак алдынгылар рәтендә. Бәйрәм барышында алдынгы механизаторлар сәхнә түренә чакырып тәбрикләнде. Аларга бүләкләрне "Восток" агрофирмасының "Үрнәк" бүлекчәсе җитәкчесе Максим Васильев тапшырды.
Бөек Ватан сугышына Баграж җирлегеннән барлыгы 548 кеше киткән, шуның 342се яу кырында ятып калган. Бүген бу авылларда исән сугыш ветераны юк. Ә менә тыл ветераннарына зур хөрмәт күрсәтелә. Авылның ветераннар советы рәисе Александр Журавлев кичәдә авыр елларны искә алып, бүгенге көндә күрсәтелүче кадер-хөрмәткә сөенеп яшәүләрен белдерде. Шулай ук бәйрәм барышында кайнар нокталарда хәрби хезмәт үткән Баграж егетләре, бүгенге көндә матур, үрнәк гаиләләр булып яшәүче өлкән һәм яшь буын телгә алынды. Һәр котлау, һәр тәбрикләү матур җыр, шигырь, биюләр белән аралашып барды. Тамашачылар "Баграж буйлары", "Туганайлар" керәшен фольклор ансамбльләре, укытучы ир-егетләр һәм кызлар хорларын аеруча алкышларга күмде. Авыл җирлеге башлыгы Александр Чернов халыкны һәрчак дус-тату яшәргә, бер-берсенә хөрмәт белән карарга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев