Мәдәният идарәсе күчмә утырышларның мәдәният хезмәте күрсәтүдә, тормышта бер урында таптанмау, үз казаныңда гына кайнамау, ә эшнең яңа формаларын куллануга этәргеч көч икәнлекне яхшы аңлап эш итә. Күчмә семинарлар уздыру дәвам итә. Аның чираттагысы - Югары Лоҗы, Карман, Кәрәкәс авыл клублары эшчәнлеге белән танышу булды. Өч авылның да клубы иске....
Мәдәният идарәсе күчмә утырышларның мәдәният хезмәте күрсәтүдә, тормышта бер урында таптанмау, үз казаныңда гына кайнамау, ә эшнең яңа формаларын куллануга этәргеч көч икәнлекне яхшы аңлап эш итә. Күчмә семинарлар уздыру дәвам итә. Аның чираттагысы - Югары Лоҗы, Карман, Кәрәкәс авыл клублары эшчәнлеге белән танышу булды. Өч авылның да клубы иске. Агач бинада урнашкан.
Югары Лоҗы клубын күп еллар җитәкләгән Сәлимә Вәлиева - авылның ихтирам, абруй казанган мәдәният хезмәткәре. Аның эшчәнлеге тиешенчә бәяләнеп, ул ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган. Лаеклы ялда булса да, клуб мөдире Әнҗүдә Исламова белән ул эш тәҗрибәсен уртаклаша. Клубта "Ханымнар" клубы эшли. Әлеге клубка йөрүче хатын-кызлар белән клуб мөдире төрле чаралар үткәрә. Драма түгәрәгенә йөргән балалар белән әкиятләр, әсәрләрдән өзекләр сәхнәләштерелә. Семинар гаиләләр белән эшләү темасына багышланган иде. Югарылоҗылылар шуның үрнәге итеп "Килен һәм каенаналар" бәйгесе оештырды. Бәйгедә Галия белән Миңнекамал Низаметдинова, Алсу белән Миңнур Мөфтиевалар, Нәсимә белән Ләйсән Вәлиевалар зирәклектә, тапкырлыкта, җитезлек-булганлыкта көч сынашты. Каенаналар төрле яшьтә, киленнәр өчесе дә мәгариф өлкәсендә хезмәт куялар. Гаиләдән өченче булып нәни кызлар да катнашты. Каенаналар килен булып төшкән көннәрен искә төшерделәр. Кыен хәлдән чыгу юлларын әйттеләр. Киленнәр табышмак-әйтемнәргә җавап таптылар, башкару, аш-суга осталыкларын күрсәттеләр, кызларының чәчләрен кем тизрәк һәм матур итеп үрүдә ярыштылар. Һәр гаилә үзгә, кабатланмас. Килен каенана туфрагыннан яралган, дип юкка әйтмиләр: Галия, Алсу, Ләйсән каенаналары кебек телгә, аш-суга оста, җитез-өлгерләр, Югары Лоҗы уңган киленнәре белән горурлана ала. Каенана, киленнәр бәйгедә ихластан үзләрен сынады: чара бер тында, мавыктыргыч, кызыклы узды. Бәйгегә өч - өлкән, урта, яшь буын тартылган. Димәк, клуб мөдире төрле категория кешеләр, гаиләләр белән эшли дигән сүз бу. Гөлшат Мостафина белән Фәнис Нуретдин әлеге гаиләләргә җырларын бүләк иттеләр.
Карман клубы да кечкенә. Ул моннан 24 ел элек төзелгән. Биредә дистә елдан артык Рамилә Мөхәсимова эшли. Клуб мөдире әйтүенчә, аның максаты - кызыклы, мавыктыргыч чаралар белән үзешчән сәнгатьне үстерү. Биредә драма, балалар "Иҗат" җыр-бию, "Уңганнар" түгәрәкләре, "Чибәрлек" хатын-кызлар клубы эшли. Әлеге клуб утырышка килүчеләрне мәдәният дөньясына сәяхәт кылдырды. Әйтерсең, без поезда барабыз, алда - фольклор станциясе. Фольклор - халык иҗаты, ягъни без ул, диләр тамашада катнашучы карманлылар. Театр, эстрада тукталышлары да мәгънәле булды. Тамашада Миңнегали ага Яхин үзе, аның кызы, улы, килене дә катнашты. Рәмиләне дә гаиләләр белән эшләүдә үрнәк итеп куярлык.
Алдагы утырыш Кәрәкәс клубында үтте. Клубта ун ел инде Рәмзия Зыязиева эшли. Биредә күп еллар эшләгән Разифа апа Талбиева ТР атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булды. Аның эшен хәзер Рәмзия дәвам итә. Клубта үскән гөлләр салкын бинага ниндидер җылылык, рәхәтлек өсти. Рәмзия кул эшенә дә оста: аның чигелгән әйберләре, кул эшләре күргәзмәсендә урын алган. Кәрәкәс театр коллективы булуы белән данлыклы авылларның берсе иде. 83 яшьлек Шәмсенахар әби Нәбиуллина, Мөнзилә апа Гыйниятуллиналар шул театрның алыштыргысыз үзешчәннәре булалар. Мөнзилә апа заманында Юныс Әминовның "Соңгы хатында" - Розалия, Сәет Шәкүровның "Тол хатыннар - тол кызларында" Сәлимә рольләрен уйнаган. Шәмсенахар әбигә Галиябану ролен уйнауда да тиңнәр булмый. Алар әле дә Рәмзия бер ым кагуга чарага катнашырга килеп җитәләр. Биредә ял итәбез, күңел күтәренкелеге алабыз, диләр алар. Өлкән һәм урта буын "Кич утыру" күренешен тәкъдим итте. Әби-апалар, абый-агалар яшь чакларын искә алып йөзек салыш уйнады, башкару осталыкларын күрсәтте. Осталыкларын күрсәткән Мөнзилә апа, Шәмсенахар әби, Роза Хәкимова, Айрат Гыйләҗев, Алия Латыйпова, Гөлшат Гыйләҗева, Розалия Мөхәммәтҗанова, Фәридә Әгъләмоваларны тамашачы алкышларга күмде. Элекке татар өендә ду килеп кич утырды "яшьләр". Шәмсенахар әби яшь кызлардан җилдереп бии, Мөнзилә апа бәрхет, моңлы тавышы белән җыр суза, Айрат белән Гөлшат җырлый (Рәмзиянең ире белән кызы), Роза мәзәк сөйли, Айрат ага сыздырып гармунда уйный. Тамашачыны да бөтереп алып кичке уенга дәштеләр алар. Кәрәкәслеләр - тырыш, талантлы, җор телле халык. Утырышта катнашучылар өч авылда булып, гаиләләр белән эшләү үрнәкләрен күрделәр. Бу мөһим эшне үз чыгышларында район Советының бүлек башлыгы Госман Мухамов, мәдәният бүлеге башлыгы Фәрит Мусин, методист Кәүсәрия Кузнецова да ассызыклады. Теләк булганда, биналар кысанлыгы, шартлар киртә түгеллеген раслады алар. Менә шул халык белән эшләү салкын биналарны, күңелләрне җылыта, диде Госман Мухамов. Бигеш ягы клублары эшчәнлегенә югары бәя бирелде. Мәдәният хезмәткәрләре авыл җирлеге җитәкчелегенең булышлыгын, игътибарын тоя. Җирлек башлыгы Рашат Саматов күчмә утырышта үзе катнашты, чыгыш ясады. Авылның мәдәнилеген күтәрү, халыкны тагын да активлаштыру өстендә даими эшләү зарур. Бу юнәлештә Карман, Югары Лоҗы, Кәрәкәс авылларында эш элек тә алып барылган, хәзер дә дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев