Халыкара театр көнен "Ядегәр" татар халык театры Илфат Фәйзрахмановның "Тәүбә" драмасын тәкъдим итү белән билгеләп үтте. Якташыбыз, Әлмәт татар дәүләт драма театры, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Фоат Зарипов җитәкчелегендә "Энергетик" Мәдәният сараенда куелган тамашаны карарга "Энергетик" Мәдәният сараенда зал тулы диярлек халык җыелды. Аны карарга килмәүчеләр, ишетеп үкенми калмаганнардыр....
Халыкара театр көнен "Ядегәр" татар халык театры Илфат Фәйзрахмановның "Тәүбә" драмасын тәкъдим итү белән билгеләп үтте. Якташыбыз, Әлмәт татар дәүләт драма театры, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Фоат Зарипов җитәкчелегендә "Энергетик" Мәдәният сараенда куелган тамашаны карарга "Энергетик" Мәдәният сараенда зал тулы диярлек халык җыелды. Аны карарга килмәүчеләр, ишетеп үкенми калмаганнардыр. Спектакльнең режиссеры - Әминә Зарипова.
-Фоат абыйның һәр киңәше, өйрәтүләре безгә алтын бәһасенә тиң булды, - ди спектакльнең уңышлы чыгуына сөенгән Әминә ханым.
"Ядегәр"нең бу - унбишенче тамашасы. Театрга 1997 елда эшмәкәр Илшат Хәбибуллин нигез салды. Аның бер төркем үзе кебек сәнгать җанлы зәйле белән Жиңү көне уңаеннан сәхнәләштерелгән "Кайту" спектаклен күпләр әле дә сагынып искә ала. 2002 елдан исә коллектив белән Әминә Зарипова җитәкчелек итә. Ел да зәйлеләргә бер спектакль куярга тырышабыз, ди җитәкче. "Тәүбә"не халык алдына чыгарганчы, өч-дүрт ай репетиция барып, шактый осталык чарлана. Әлеге драманы Әлмәт татар дәүләт театры сәхнәләштереп күрсәткән булган инде.
-Сценариясе гыйбрәтле, ул язмышлар, бер-береңә булган мөнәсәбәтләр, тәр-бияви ягы белән үзенә тарта, - ди Фоат Зарипов.
Якташның Зәй үзешчәннәре белән уртак спектакль уйнау хыялы күптән була. Театрга фанатлар, энтузиастлар булу куандыра аны. Ул үзе драмадагы төп рольне (Фәрит) башкара. Аның яшь чагын исә Илфир Гыйбадуллин уйный. Фәритнең хатыны Зәрияне - Әминә Зарипова, яшь чагын Резеда Гомәрова оста итеп уйный алды. Фәритнең әнисен Фәния Хәйдарова бөтен барлыгы белән күзләрдән яшь килерлек итеп башкарды. Сәхнә атрибутлары да килешле, артистларның ниндидер калкулыктан чыгулары да тамашага үзенчәлек өстәде. Эчүчелек, җинаятьчелек баткагына чумып, әнисе һәм гаиләсен рәнҗетеп, тайгак юлга басып, ирегеннән мәхрүм ителеп, үлем якасыннан алгач кына, адәми зат аңына, тәүбәгә килә. Сәламәтлегең какшаган, беркемгә кирәк булмаган мескен ир заты булып кал әле... Авторны уйнаган Фәннүр Миннекәев, юлаучыны уйнаган Шамил Мөсәгыйтов тамашачыны тагын да уйланырга, гыйбрәт алырга этәрде. Кыскасы, автор әйтергә теләгән фикерне тамашачының йөрәгенә үтеп керердәй башкарды артистларыбыз. Залда утырган кайсы тамашачының күзе яшьләнмәде икән? Яшьлектә кылынган хаталар өчен кайчан да булса җавап тотасың бит ул. Үзешчәннәребез чыгышы сокландырды. Фоат Зарипов таланты - һәр образның ачкычы. Иҗат биографиясен "Анам кыры"нда Җанбулат образы белән башлаган якташ безне Рәшит, Галим, Флорес, Физат, Баязит, Мирза һ.б. күпсанлы образлары белән сокландырды. Фәрит образын ул шулкадәр табигый, тамашачы күзләреннән яшь чыгарлык итеп башкарды. Фәритнең тәүбәгә килү кичерешен йөрәге аша үткәрде булса кирәк.
"Ядегәр" әлеге спектакль белән Түбән Камада чыгыш ясап кайтты. Спектакль авыл мәдәният йортларында да үз тамашачыларын табар, шәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев