Мәдәният һәм сәнгать

«Умырзая» калка...

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Хәтфир Җиһаншин 80-90 елларда районда гына түгел, республикада танылган, халык исемен яулаган «Умырзая» вокаль ансамблен торгызу уе белән янып, аны тормышка ашырды. Ул ансамбль составына политехник колледж кызларын сайлап алды. Нәкъ җырдагыча: «Умырзая чыга, умырзая калка...» Ансамбль 1977 елда "Октябрь" Мәдәният сараенда оеша. Аның беренче...

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Хәтфир Җиһаншин
80-90 елларда районда гына түгел, республикада танылган, халык исемен яулаган «Умырзая» вокаль ансамблен торгызу уе белән янып, аны тормышка ашырды. Ул ансамбль составына политехник колледж кызларын сайлап алды. Нәкъ җырдагыча: «Умырзая чыга, умырзая калка...»

Ансамбль 1977 елда "Октябрь" Мәдәният сараенда оеша. Аның беренче җырчылары һәм солистлары Мария Зверева, Николай Шамионов, Роза Кузьмина, Гөлзирә Шәймәрданова, Зәйнәп Әбдрәшитова һ.б.лар була.

-Беренчеләр аеруча көчле җырчылар, солистлар иде, ансамбльгә исемне дә алар тапты, - дип искә ала Хәтфир Габделхакович.

Аннан әлеге коллективка район үзәк китапханәсе китапханәчеләре Наилә Зиннәтуллина, Алсу Талипова, Әлфия Гыймазетдинова, Елизавета Белова кушыла. Еллар узган саен ансамбль шомара, таныла бара. 1984 елда "Умырзая" халык ансамбле исемен ала. Ул янә составы буенча үзгәреш кичерә: аңа Гөлфирә Шәймәрданова, Люция Юнысова, Гүзәлия Хәбибуллина, Рузалия Җиһаншина, Раушания Кәрамова, Гүзәл Сәлимовалар килеп кушыла. Аларны Алсу Хисмәтуллина, Рәзинә Җиһаншина, бертуган Дамир һәм Әмир Сөләймановлар, Рәфкать Шәймәрданов, Рәсим Мөхәммәтшин алыштыра. Чираттагы составны тулысы белән татар гимназиясе кызлары тулыландыра: Гөлназ Мусина, Ландыш Сафина, Гөлнара Җиһаншина һ.б.лар. Алар белән бергә Ландыш Әгъләмова, Әлфия Вәлиуллина да ансамбльгә йөрде. Кыскасы, "Умырзая" ансамбле өч дистә елдан артык тотрыклы коллектив булып эшләп килде, ул район һәм республика горурлыгы булып торды. Репертуар күпчелек халык һәм эстрада җырларыннан төзелде.

"Умырзая" әле дә халык күңелендә, хәтерендә булса да, ул бераз югалып торды. Хәтфир Җиһаншин янә әлеге ансамбльне торгызуга алынды. Колледж кызлары атнаның ике көнендә - колледжда, бер көнендә исә "Космос" яшьләр үзәгенә репетициягә җыела.

Репетицияләрнең берсендә без дә булып, "Умырзая" һәм "Нур" ансамбльләре әгъзалары белән аралашып кайттык. Ансамбльгә йөрүчеләрнең күпчелеге - Аксар, Сарсаз-Баграж авылларыннан, Иске Зәй бистәсеннән. Зәйдә туып-үскән кызларда да ансамбльгә йөрү теләге көчле. Иске Зәй бистәсе кызлары исә - моңа кадәр район мәдәният йорты каршында эшләүче "Җиләк" ансамбле җырчылары.

-"Умырзая"га йөрү безгә күңел күтәренкелеге бирә, халык җырларына мәхәббәт уята. Репертуарыбызда татар, рус һәм керәшен халык җырлары, көйләре, - ди Анна Утяганова.

Алар "Умырзая", "Пар алма", "Шомырт бәйләме", "Әнә шул сүзе" һ.б. халык җырларын өйрәнү белән мәшгуль.

-Кызлар шактый шомарып килә, әлегә алар белән колледжда гына чыгыш ясыйбыз, аннан әкренләп район чараларына кушылачакбыз, - ди Хәтфир Җиһаншин.

Шунысы игътибарга лаек, Хәтфир Габделхакович "Нур" фольклор халык уен кораллары ансамблен дә оештырды. Әлеге ансамбль исә 1991 елда оешкан гармунчылар ансамбле базасында булдырылды. Бу фольклор коллектив "Умырзая" вокаль ансамбленә уйнаячак. Ансамбльгә исә гармунчыларыбыз Риф Сәхапов, Николай Никитин, Рафис Шәйдуллин, Николай Бухаров йөри. Рафис Шәйдуллин Кәдек авылыннан ук репетицияләргә килә. Араларында иң өлкәне - Риф Сәхапов, иң яше - Радик Сәлахов. Николай Бухаров исә универсал - баянда да, гармунда да, курай-кубызда да уйный.

Һөнәр һөнәрне арттыра гына бит, мин кечкенәдән әлеге коралларда уйный идем инде, ди Николай. Тормыш иптәше Флера - аның һәр эшендә фикердәш, ансамбльгә алар икәүләп йөриләр. Флера бубеннарда уйный. Иске Зәйдән Наилә Миңнуллина да теләп йөри ансамбльгә, ул җыелма уен коралында оста уйный. Район башлыгы Татьяна Воропаева һәм мәдәният идарәсе ансамбльне биш гармун һ.б. уен кораллары белән тәэмин иткән.

-Башкарма комитет җи-тәкчесе урынбасары Светлана Иванова, мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршина, методистлар Кәүсәрия Кузнецова, Римма Варламова - һәр башлангычымда булышчылар, - ди Хәтфир Җиһаншин.

Ансамбль Югары Пәнәче клубы ачылганда, Чыбыклыда Ринат Фәрдиев истәлегенә оештырылган концертларда чыгыш ясап, тамашачылар игътибарын җәлеп итте. Шул рәвешле, Зәйдә "Умырзая" вокаль ансамбле кабат яңарып, "Нур" фольклор уен кораллары ансамбле оешып килә. Алга таба программага бию номерлары да кертергә исәп бар, ди Хәтфир Җиһаншин. Сәхнә тутырып чыгыш ясаячак "Умырзая" белән "Нур" ансамбльләре гомерле булсын иде. Хәтфир Җиһаншин "Нур" ансамблен яшәртү хыялы белән дә яна. Ул Иске Зәй бистәсендә бер төркем укучы, яшьләрне гармунда уйнарга өйрәтә. Балалардан уен кораллары ансамбле оештырырга да хыялы бар. Димәк, буыннар чылбыры өзелмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> «Умырзая» калка...
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать