Һәр кешенең олы һәм кече Ватаны бар. Олы Ватан Россия булса, кечесе - туган җир, туган төбәк. Әнә шул туган төбәкләрдә Милли мәдәният елы уңаеннан авыл бәйрәмнәре гөрләде. Аларда шушы җирлектә, шушы туфракта туып-үсеп, тырышып хезмәт куючы авыл халкы, ветераннар, озак еллар бергә үрнәк гомер итүче гаиләләр хөрмәтләнде, күренекле якташлар...
Һәр кешенең олы һәм кече Ватаны бар. Олы Ватан Россия булса, кечесе - туган җир, туган төбәк. Әнә шул туган төбәкләрдә Милли мәдәният елы уңаеннан авыл бәйрәмнәре гөрләде. Аларда шушы җирлектә, шушы туфракта туып-үсеп, тырышып хезмәт куючы авыл халкы, ветераннар, озак еллар бергә үрнәк гомер итүче гаиләләр хөрмәтләнде, күренекле якташлар барланды.
Яңа Спаста да авыл бәйрәме зур оешканлык белән матур кичә булып узды.
Яңа Спаска руслар XVIII гасырның 20нче елларында килеп урнаша. Яңа Спас волостена Яңа Спас, Әлкин, Екатериновка, Шунак, Иске Бүсрәк, Бохарай, Кече Бүсрәк, Озеровка (Березовка), Комаровка, Федоровка, Апач, Сармашбаш, Софьино (Басар), Натальевка, Николаевка авыллары керә. 1930 елда волостьларга бүленү бетерелә. Биредә авыл Советы оештырыла. Аңа Яңа Спас, Иске Спас, Кече Бүсрәк, Озеровка авыллары керә. 1958 елгы ревизия тикшерүләре буенча Яңа Спаста 115 хуҗалык булып, аларда 320 ир-ат, 363 хатын-кыз яшәгән. Ревизия материалларына караганда, авылда чиркәү, волость идарәсе, училище, тегермән, ярминкә-базарлар булган. Авылдан 800 метр ераклыкта Пугачев валы ныгытмасы бүгенге көнгә кадәр сакланган.
Яңа Спас бүгенге көнгә төрле чорлар, зилзиләләрне кичеп килә. Җирлек алдынгы хезмәтчәннәргә, матур яшәүче гаиләләргә бай. Биредә мәктәп, клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, почта бүлеге бар. Халык күп итеп мал-туар асрап яши.
Мәдәният йортында авыл бәйрәме халык белән тулы залда узды. Тамашачыларны район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина һәм авыл җирлеге башлыгы Анна Быля сәламләп, бәйрәм белән котлады, күңелле яллар теләде. Өлкәннәр, ветераннарның урыны түрдән булды. Бәйрәмдә сугыш елларында җиңү таңын якынайту өчен зур тырышлык куйган Александр Кирсанов, Николай Авдеев, Василий Кондрашов, Анатолий Жильцов, Юрий Волковларга җирлек башлыгы рәхмәт сүзләре җиткерде. Екатерина Чуприкова, Екатерина Ерина, Татьяна Епитьевалар - авылның иң өлкәннәре. Аларны бәйрәмдә җанлы тарих дип хөрмәтләделәр. Сәхнәгә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы династияләр дә күтәрелде. Александра Синицина тырыш хезмәт куюы өстенә, биш бала да үстерә. Тамара һәм Владимир Игошиннар өч бала үстергәннәр. Әлеге гаилә терлекчелек өлкәсендә үз эшен булдырып, уңышлы гына эшләп килә. Александр Федин өч дистә ел механизатор булып эшли, улы Сергей да авыл хуҗалыгында хезмәт куя. Җирлектә бергә озак гомер итүче, үрнәк итеп куярдай парлар шактый. Алтын туйларын билгеләп үткән Мария белән Анатолий Жильцовлар, Таисия белән Иван Ласточкиннар, юбилейларын билгеләп узган Мария Игошина, Александра Силкина, Софья Саврушева, Анна Коновалова, Александр Каштанов, Вера Саутина, Вера Палагинага бәйрәмдә җылы сүзләр, теләкләр юлланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев