Мәдәният һәм сәнгать

Җырчыларыбыз Кытайда җырлады

Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге "Мирас" вокаль-хореографик халык ансамбле һәм "Ак чәчәкләр" вокаль ансамбле солистлары Кытайда иҗади сәфәрдә булды. Алар Пекин һәм Шанхай шәһәрләрендә узган "Энҗе бөртеге балкышы" халыкара җыр бәйгесендә катнашты. Дөньяның төрле илләреннән килгән башкаручылар арасында безнекеләр югары башкару осталыгы белән аерылып торды. Ансамбльләр арасында "Мирас" эстрада һәм халык җырлары...

Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге "Мирас" вокаль-хореографик халык ансамбле һәм "Ак чәчәкләр" вокаль ансамбле солистлары Кытайда иҗади сәфәрдә булды. Алар Пекин һәм Шанхай шәһәрләрендә узган "Энҗе бөртеге балкышы" халыкара җыр бәйгесендә катнашты. Дөньяның төрле илләреннән килгән башкаручылар арасында безнекеләр югары башкару осталыгы белән аерылып торды. Ансамбльләр арасында "Мирас" эстрада һәм халык җырлары буенча ике мәртәбә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Ә аерым башкаручы яшьләр арасында Алена Муханова белән Илүзә Галиуллина (эстрада һәм халык җырлары) - шулай ук I дәрәҗә диплом, Лиана Чернецова (эстрада җыры) III дәрәҗә диплом алды. "Ак чәчәкләр" җырчысы Лилия Таҗетдинова өлкән җырчылар арасында халык җырлары буенча - II дәрәҗә, эстрада җыры өчен III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Җырчыларыбыз Кытайда җырлады
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать