Чаллының Халыкара конкурслар лауреаты «Болгар» бию театры узган ел ахырында Зәйгә килеп, төрле милләт халкының дәртле биюләре, җырлары белән куандырып киткән иде. Әлеге коллективта якташыбыз Вера Васильева да эшли. Ул «Нардуган» вокаль-хореографик композициясендә керәшен җырларын зур осталык белән башкарды. Вера - Поповка авылы кызы. Аның әбисе Нина Маклакованы Зәй сәхнәләрендә...
Чаллының Халыкара конкурслар лауреаты «Болгар» бию театры узган ел ахырында Зәйгә килеп, төрле милләт халкының дәртле биюләре, җырлары белән куандырып киткән иде. Әлеге коллективта якташыбыз Вера Васильева да эшли. Ул «Нардуган» вокаль-хореографик композициясендә керәшен җырларын зур осталык белән башкарды.
Вера - Поповка авылы кызы. Аның әбисе Нина Маклакованы Зәй сәхнәләрендә еш күрергә мөмкин. Милли бәйрәмнәрдән ул читтә калмый. Вера биш яшенә кадәр әбисе Нина тәрбиясендә үсә. Әбисе аңа керәшен җырларының моңын кечкенәдән сеңдерә. Әтисе Александр да, сәнгатькә гашыйк кеше. Кызының кечкенәдән сәнгатькә, җыр-биюгә тартылуын күргән әнисе Вераны Чаллыда V сыйныфта укыганда музыка мәктәбенең баян классына укырга бирә. Аннан Вера укуын сәнгать училищесында дәвам итә, педагогика колледжының музыка факультетында укый. Югары музыкаль белем алу теләге Вераны Казан дәүләт консерваториясенә укырга китерә. Ул халык җырлары бүлегендә Клара Хәйретдинова классында укый. Вера педагогларына рәхмәтле, ул алар турында җылы итеп сөйли. Клара Хәйретдинова, Мирсәет Яруллин, Зилә Сөнгатуллина, Мәҗнинә Сөнгатуллина - аның һөнәри үсешенә зур өлеш кертүчеләр. Консерваторияне тәмамлагач, Вера Чаллыга эшкә кайта. Сәнгать училищесында вокал бүлегендә укыта. Яшь буында керәшен җырларына ихтирам уятырга тырыша. Аның укучылары шәһәркүләм җыр бәйгеләрендә алдынгы урыннар алып килә. Керәшен мәшһүр җырчыларыннан Галина Казанцева, Елена Бичарина, Георгий Ибушев, Раиса Тимофееваны ярата. Алар белән Чаллы сәхнәсендә еш чыгыш ясый ул. Керәшен җырларын, аларны башкару серләрен әбисеннән өйрәнә. Әбисе яраткан "Зәй буйлары алмалы" җырын Вера да бик яратып башкара.
Зәй буйлары алмалы,
Башы яшел чалмалы шул.
Сезнең белән бер утыргач,
Бер кайгым да калмады шул...
Вераның Раиса Тимофеевадан борынгы керәшен җырларын өйрәнү хыялы бар.
Вера - лирик сопрано тавышлы җырчы. Җырчы булу өчен һәрвакыт үз өстеңдә эшләү сорала. Вера укучыларга музыкаль белем бирергә, "Болгар" театрында эшләргә, җырларга да вакыт таба. Ел да Зәйгә Питрау бәйрәменә кайта ул. Зәйгә, туган авылым Поповкага кайтып, үземә илһам, канәгатьлек хисе алып киләм, ди якташыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев