Зәй район мәдәният йортларында коррупция темасына “түгәрәк өстәл” артында сөйләшүләр уза
Бүген Дүрт-Мунча мәдәният йортында «Коррупциячел тәртип: мөмкин булган нәтиҗәләр” темасына “түгәрәк өстәл” оештырылды.
Белгәнегезчә, безнең илнең бүгенге көндә сәясәтенең аерым бер юнәлеше булып коррупциягә каршы көрәш тора. Коррупция торган саен җәмгыятебезнең рухи-әхлакый проблемасына әйләнә бара.
-Коррупция хокук тәртибен бозуга китерә һәм кеше хокуклары да бозыла. Бу иң куркыныч күренеш барлык илләрдә бар. Коррупциягә каршы көрәш һәр гражданның бурычы, шуңа күрә актив гражданлык позициясен күрсәтергә кирәк. “Түгәрәк өстәл” барышында катнашучыларда коррупциягә каршы караш формалаша. Алар бу төр хокук бозуны һәм аның килеп чыгу сәбәпләрен җентекләп өйрәнәләр,- ди мәдәният йорты директоры Гөлнара Салихова.
Фото Дүрт-Мунча мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев