Зәй район мәдәният йортларында “Талантларга бай гаилә” бәйгесе дәвам итә
8 ноябрьдә Урта Баграж авыл җирлеге мәдәният йортында “Талантларга бай гаилә” бәйгесенең чираттагысы узды.
Бәйгедә Поповка, Сармашбаш, Сарсаз-Баграж, Югары Баграж һәм Урта Баграж авылларыннан килгән гаиләләр көч сынашты.
Югары Багражлылар “Визит”, “Иҗади гаилә”, “Минем гаилә реликвиясе”, “Әбием сандыгы серләре” номинацияләрендә чыгыш ясадылар. “Иҗади гаилә” номинациясендә Әлфия Кондрабаева үзенең матур җырын бүләк итсә, "Киләсе буын NEXT" бию коллективы керәшен халык биюен башкарды.
Нәфис сүз жанрында Фирая Әхмәтова үзенең иҗат җимешен – үзе иҗат иткән шигырен сөйләде. “Минем гаилә реликвиясе” номинациясендә күкрәкчә, калфак, сөрмә савыты, беләзек һәм чулпылар хакында сөйләделәр. “Әбием сандыгы серләре”ндә бәйгедә катнашучылар кош телен пешерү буенча мастер-класс үткәрделәр.
Бәйгене 10 ноябрьдә Бигеш авылы җирлегенә караган авылларда дәвам итәчәкләр.
Фотолар авыл мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев