Зәй районы Аксар авылы яшьләре концерт куйды
Аксар мәдәният йортында күрше-тирә авылларның сәләтле яшьләре катнашында «Дуслык күпере» дигән зур концерт булды. Район мәдәният йортына караган авыл мәдәният учаклары нинди генә яңа проектлар уйлап тапмый! “Дуслык күпере” проекты - шундыйларның берсе. Күрше- тирә авыллар җыелышып, бер авыл сәхнәсендә концертлар куя, бер-берсенә кунакка йөрешә. Иң мөһиме – авыл яшьләрен сәхнәгә чыгара.
Концертта Югары Шепкә авылыннан Айгөл Габдрахманова катнашып, матур җырларын бүләк итте. Айгөл Югары Шепкә авылы мәктәбендә инглиз һәм немец телләрен укыта. Мәктәптә укыганда ук сәхнәгә чыккан, бик теләп төрле мәдәни чараларда, бәйгеләрдә катнаша.
-Мине беренче мәртәбә сәхнәгә сыйныф җитәкчем Сәрия Вәлиуллина чыгарды. Мин аңа бик рәхмәтле, - ди Айгөл.
Алып баручы Гүзәлия Миңнуллина белән Нәфис Гыйниятов сәхнәгә Имәнлебаш авылыннан килгән җырчы кыз Ләйлә Вәлиуллинаны чакырып чыгарды. Сәхнә, тамаша залы заман көе белән тулды. Ләйлә яшьләр яратып тыңлый һәм җырлый торган бик дәртле җыр башкарды. Ләйлә – Түбән Камада туып үскән кыз. Имәнлебашка әбисе Гүзәлия белән бабасы Габденур Вәлиевларга кунакка кайта. Түбән Камада 33нче мәктәпнең IX сыйныфында белем ала.
-Беренче мәртәбә III сыйныфта укыганда Имәнлебаш авылы мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясадым. Шуннан бирле гел сәхнәдә мин. Шәһәрдә, мәктәптә үткәрелүче төрле чараларда җырлыйм. Хыялым – Алабуга мәдәният көллиятенә укырга керү, – ди Ләйлә.
Шигъриятне үз иткән нәфис сүз остасы Нәфис Гыйниятовны тамашачылар көчле алкышларга күмде. Нәфис - Аксар егете. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Казан технология көллиятенә укырга кергән. Хәзер IV курста белем ала. Нәфис Әнгам Атнабаевның шигырьләрен сөйләп тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Шуның кадәр оста шигырь сөйләүче Нәфисне авылдашлары сәхнәдә тәүге тапкыр күреп, осталыгына шаккатты. Чыннан да, Нәфис Гыйниятов сәхнәгә бүген беренче тапкыр чыккан. Әнисе Флера Гыйниятова белән юбилей кичәләрендә еш була икән. Бәлки, сәхнәгә чыгарга бу кичәләр этәргеч булгандыр... Тик Нәфис үзенең сәхнәгә чыгуын башкачарак аңлата.
-Мин укудан буш вакытларымда татар эстрадасының танылган артистлары Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар белән хезмәттәшлек итәм. Алмаз абыйның йөрәкләргә үтәрдәй итеп шигырь сөйләве мине дә рухландырды, - ди Нәфис.
Ул шигырьләр сөйләп кенә калмады, үзенең ике җырын да тамашачыларга бүләк итте. Киләчәктә мәдәният юлыннан китмәсә дә, хобби буларак, бу тармакта үзен сынап карарга исәпли ул. Нәфиснең мәдәният өлкәсен үз итүе аның канында. Әнисе дә, әнисе ягыннан апалары да, төп хезмәтләреннән тыш, барысы да җырлый, шигырьләр иҗат итә. Ничек инде Нәфис читтә калсын, әлбәттә, сәхнәгә чыгачак ул, аның үз тамашачысы да булачак!
Имәнлебаш авылыннан Дамир Ситдыйковны Аксар тамашачысы алкышлап каршы алды. Дамирның сәхнәдә үз-үзен тотышыннан ук беренче тапкыр гына сәхнәгә чыкмаганлыгы күренеп тора. Ул үзен иркен тота, тамашачы белән аралаша. Дамир шулай ук мәктәптә укыганда ук сәхнәгә чыккан. Имәнлебаш авылында үткәрелүче Әниләр, Ватанны саклаучылар көне, Яңа ел бәйрәмнәре аның катнашыннан башка узмый. Дамирга күбрәк татар халык җырлары, моңлырак җырлар ошый икән.
-Әнием вафат булганнан соң, гел моңлы җырлар сайлыйм. Безнең әти ягыннан җырчылар юк, әнием ягыннан апалар мәдәнияттән ерак кешеләр түгел, – ди Дамир.
Радик Әхмәтшин – аксарлылар өчен генә түгел, райондашлар өчен дә таныш җырчы. Ул Мирный бистәсе мәдәният йортында эшли. Эштән бушаган араларда “Энергетик” Мәдәният сараенда эшләүче “Адымнар” татар мәдәнияте клубына йөрергә, Карамалы бистәсе клубы мөдире Илсөяр Хәлиуллинага булышырга да вакыт таба. Тамашачылар аның башкаруында бер яңа җыр ишеттеләр. Ул аны үзе баянда уйнап, үзе җырлады.
Сәхнәгә яшьләр белән бергә Имәнлебаш, Иске Тәкмәк, Аксар, Югары Шепкә үзешчәннәре дә чыкты.
Яшьләр белән бер сәхнәдә Югары Шепкә авылыннан Гөлсинә һәм Мирзанур Шәймурзиннар, Венера Бикташева чыгыш ясады. Алып баручы Венера Бикташеваны сәхнәгә чакыргач, тамашачы тагын бер яшь җырчы чыга дип көтте. Сәхнәгә ыспай гәүдәле, биек үкчәле туфлиләр кигән 76 яшьлек Венера Бикташева чыкты. Илгиз Әхмәтҗанов уйнаган баянга кушылып татар халкының “Ак күл” җырын сузды ул. Менә ул тавыш, менә ул моң! Ул моң мәдәният сараена гына сыймыйча, бөтен авыл урамнарына таралды. Югыйсә, Венера апа профессиональ җырчы түгел.1946 елда ул укытучылар гаиләсендә дөньяга килгән. 1960 елда мәктәпне тәмамлагач, мәдәният училищесына укырга керә. 1963 елда укуын тәмамлап, яңадан экономист һөнәрен үзләштерә. Һәм гомере буе экономист булып эшли, авыл һәм районкүләмендә үткәрелүче мәдәни чараларда актив катнаша. Кияүгә чыгып, бер ул һәм бер кыз үстерәләр.
-Яшьләр белән бер сәхнәдә чыгыш ясау миңа көч, илһам бирә. Әле аяклар йөргәндә, тавышым барда сәхнәдә йөрергә язсын,- ди Венера апа.
Ике сәгать барган “Дуслык күпере” концерты бер сулышта узды. Аксар тамашачысы сәхнәгә беренче мәртәбә алып баручы сыйфатында чыккан Гүзәлия Миңнуллина, Нәфис Гыйниятовларны алкышлады. Әти-әниләре, әби-бабайлары аша таныш булган яшьләргә сокланды, олы рәхмәтләрен җиткерде.
Кичә азагында әле дә ярый килгәнмен, рәхмәт артистларга, күңелебез булып, ниндидер яңа көч, яңа сулыш алып кайттык, дип таралашты халык.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев