Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй районы Югары Пәнәче авылында язучы Зифа Кадыйрова китап сөючеләр белән очрашты

1 декабрьдә Югары Пәнәче авылы мәдәният йортында популяр китаплар авторы Зифа Кадыйрова белән очрашу узды.

"Минем үз юлым" дип исемләнгән әлеге очрашуны китап сөючеләр көтеп алды. Зифа ханым кичәдә үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, тамашачыларның бик күп сорауларына җавап бирде. Бик күпләр язучының автограф белән китапларын сатып алдылар.

Зифа Кадырова әсәрләрендә кайнап торган тормыш үзе, йөрәкнең иң нечкә кылларына кагыла торган кичерешләр, уйландыра, күңелне борчый, дулкынландыра торган вакыйгалар.

Менә шундый бай рухлы, көчле ихтыярлы язучы ханым белән авылдашларымны, китап сөючеләрне очраштырасым килде”, - ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.

Зифа ханым - күпне күргән, күпне кичергән тыйнак, гади татар хатыны. Аңа язмыш сынауларны байтак биргән. Яман авыру белән озаклап хастаханәдә дәвалану, анда үзәк өзгеч язмышлар белән очрашу, аралашу. Берникадәр вакыттан соң авариягә юлыгып, янә шул хастаханәгә эләгү. Ул гына да түгел, аны аңсыз хәлдә шул ук караватка китереп салулары... Мондый хәлләр, тетрәндергеч вакыйгалар, характерлы геройлар әсәрләрендә дә күзәтелә аның. Үз башыннан үткәнгәме, бүтәннәр тормышыннан алынган гыйбрәтле хәлләрнең тәэсир итү көче дә зур.

Зифа Кадыровага сораулар күп булды. "Китап геройларының язмышы тормыштан алынганмы, әллә уйлап кына чыгарылганмы?", "Язучы булып китүгә нәрсә этәргеч булды?", "Әсәр язганда сюжет сызыгын ничек билгелисез?", гомумән, кичәдә төрле темага кагылышлы кызыклы сорау һәм җаваплар яңгырады.

-Тирә-ягыбызда төрле язмышлы кешеләр. Һәркемнең үз тәкъдире. Бары тик аның хис-тойгыларын табып укырга гына кирәк. Тук заманада яшибез. Бөтен нәрсә җитеш. Шул ук вакытта без хискә мохтаҗ. Рухи яктан хәерчеләнеп барабыз. Иң гади әйбер – кешенең иң нечкә кылын тартырга, кешелеклелек сыйфатларын яктыртырга кирәк. Күңелләр тупасланып бетмәсен. Әллә нинди проблема да күтәрмим. Сәясәткә кагылмыйм. Күңелем ничек куша, шулай язам. Минем өчен гаилә темасы – иң беренче урында. Яхшы кешеләр, әйбәт җитәкчеләр тәрбияне гаиләдән ала, дип сөйләде язучы очрашуда.

 Язучы тормышына, иҗатына багышланган презентация, "Рәсем кайсы әсәргә туры килә?,Сорау миннән - җавап сездән","Шифалы үләннәр" бирем-уеннарында язучы үзе дә,  тамашачы да  актив катнашты. 

Кичәбез бер тында, бер дулкында эзлекле һәм эчтәлекле барды. Һәр кеше күңеленә үзенчә бер хис белән килеп кергән язучыны тиз генә җибәрмәде тамашачы. Гади, ачык, нур бөркеп торучы Зифа апа янында  һәрберебез үзен  серле  китап дөньясында дип хис итте. Киләчәктә дә шундый җылы  эчтәлекле очрашулар насыйп булсын. Матур-матур әсәрләре белән укучыларын сөендерергә язсын, дип, саубуллаштык,” – ди Илһамия Рәисовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев