Зәй үзәк китапханәсендә Әниләр көнен үткәрделәр
Ноябрьнең ахыргы якшәмбесендә без иң изге, киң күңелле һәм ихлас бәйрәмне – Әниләр көнен билгеләп үтәбез.
Ана зирәклеге, аның шатлыгы һәм авыртуы, көндәлек хезмәте һәм өмете чын мәгънәсендә зур хөрмәткә һәм ихтирамга лаек.
-Чараның максаты булып җирдәге иң кадерле кеше – Әнигә хөрмәт һәм кайгыртучанлык, сакчыл мөнәсәбәт, ярдәм итү һәм аларга ярдәм итү теләге тәрбияләү торды,- диләр татар бүлеге китапханәчеләре Лилия Әхмәтҗанова белән Венера Галимова.
23 ноябрь көнне Зәй үзәк китапханәсендә «Сөмбелә» клубы кысаларында “Ана – һәр нәрсәнең башлангычы” исемдәге кичә үтте. Чарадагы һәр чыгыш әниләргә мәдхия булып яңгырады. Районда яшәп иҗат итүче Халидә Садыйкова, Фәния Әгъзәмова, Дания Кәримова газиз кешеләренә багышлап язылган иҗат җимешләрен укыганда күпләрнең күзләре яшьләнде.
Бәйрәмгә килгән кунакларны Тәслимә һәм Фәннур Миннекәевлар әниләргә багышланган матур җырлар белән тәбрикләделәр. Бу темага язылган җырларны бергәләп тә башкардылар. Бәйрәм кичәсе төрле конкурслар белән үрелеп барды.
– Бик күңелле чара булды. Шигырь дә сөйләдем, уеннарда да катнаштым, рәхәтләнеп биедем дә, – диде Мөнзилә Мөхәммәдиева.
– Миңа бүгенге кичәдә табышмакларга җавап табу бик ошады. Кемнең нинди чәчәк белүе аша аларның сыйфатларын ачыклау да бик кызыклы булды, – диде Җәүһәрия апа Әхмәтҗанова.
Чарага килүчеләр бәйрәмгә багышлап ясалган китап күргәзмәсе белән таныштылар, һәм истәлеккә фотога төштеләр. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев