Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй үзәк китапханәсендә дустанә аралашу сәгате үтте

10 ноябрьдә үзәк китапханәдә халыкара толерантлык көненә багышланган “Туган илдә тату яшәү ничек шәп” дигән дустанә аралашу сәгате үтте.

Чарада 2нче мәктәпнең VII сыйныф укучылары катнашты. Балалар "толерантлык" сүзе төшенчәсе белән таныштылар.

Толерантлык башка милләт кешеләренә карата түземле һәм ихтирамлы мөнәсәбәт кенә түгел, бәлки бер-берсен аңлый белү, кешеләр, сыйныфташлар арасында яши белү дә икәнен белделәр. Укучыларга әдәби геройларның гамәлләрен бәяләү өчен әдәби әсәрләрдән өзекләр тыңларга тәкъдим ителде.

-Балалар "Бәхетне ничек табарга" дигән гыйбрәтле хикәяне тыңладылар, әсәрдә нәкъ менә толерантлык сыйфатларын үзеңдә ничек тәрбияләргә кирәклеге турында сөйләнә. Катнашучылар өчен “Толерант бул” уены  да үткәрелде,- ди китапханәче Зинаида Юдина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев