Зәй үзәк китапханәсендә сәламәтлек сәгате уздырдылар
9 ноябрьдә шәһәрнең үзәк китапханәсендә 7нче мәктәпнең VI В сыйныфы укучылары өчен халыкара тәмәке тартудан баш тарту көненә багышланган “Тормышымнан кит никотин, без сәламәт булырга телибез” темасына сәламәтлек дәресе үтте.
-Чараның төп максаты укучыларга тәмәке тартуның зыяны турында мәгълүмат бирү, ышандырырлык фактлар күрсәтү, сәламәт яшәү рәвеше алып баруның өстенлекләрен исбатлау һәм балалар организмына тәмәке куллану нинди авырулар белән янавын аңлату,- ди баш китапханәче Лилия Хафизова.
Сәламәтлек сәгате “Тәмәке тарту турында 10 күренеш” видеоролигы һәм “Төтен сере” фәнни-танып белү мультфильмы белән үрелеп барды.
Китапханәдә "Үз тормышыңны кадерләп" күргәзмәсе дә оештырылган иде.
Фотолар үзәк китапханәдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев