Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй үзәк китапханәсендә студентлар тел турында сөйләште

2 ноябрьдә Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә политехник көллият студентлары өчен “Минем телем – минем дустым” темасына мавыктыргыч сәгать узды.

Китапханәче Зөлфия Гыйльманова рус теле һәм аның кулланылышы хакында сөйләде.

- Сөйләмебездә чит сүзләрне без никтер бик теләп кулланабыз. Телебез шул сүзләр белән чүпләнде. Югыйсә, бу сүзләрне куллану кешенең гыйлемле булуын күрсәтми, ә киресенчә кешенең аң дәрәҗәсенең түбән булуын күрсәтә, - диде ул.

 

Студентлар “Мин туган телемне беләмме?” дигән викторинада  катнаштылар. “Орфографик дуэль”, “Лингвистик мәсьәлә” бәйгесендә, ”Бер сүз белән”, “Шифрлаучылар” уеннарында актив булдылар. Рэп стилендәге тизәйткечләр студентларда аеруча кызыксыну уятты.

Туган тел ул – байлык, аңа сак карарга кирәк.

Фото үзәк китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев