Зәйдә яшүсмерләр арасында тискәре күренешләргә юл куймау, профилактика атналыгы "Энергетик"Мәдәният сараенда югары сыйныф укучылары, политехник колледж студентлары командалары арасында "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" уеннары белән тәмамланды. "Зәй - сәламәт һәм активлар территориясе" дип аталган лозунг астында үткән уеннарда "Грачевский"(1нче мәктәп), "Вторая обувь"(2)" "Респект Лобачевскому"(3), "Давайте без давайте" (4), "Пятерочка" (5),...
Зәйдә яшүсмерләр арасында тискәре күренешләргә юл куймау, профилактика атналыгы "Энергетик"Мәдәният сараенда югары сыйныф укучылары, политехник колледж студентлары командалары арасында "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" уеннары белән тәмамланды. "Зәй - сәламәт һәм активлар территориясе" дип аталган лозунг астында үткән уеннарда "Грачевский"(1нче мәктәп), "Вторая обувь"(2)" "Респект Лобачевскому"(3), "Давайте без давайте" (4), "Пятерочка" (5), "Дети понедельника" (6), " Семь с хвостиком" (7), "DMS" (политехник колледж) дип исемләнгән 8 команда тапкырлыкта көч сынашты. Командалар театрлаштырылган тамашаларда негатив күренешләргә тартылучыларның көлке хәлдә калуларын гәүдәләндерде. Иң иҗади, интеллектуаль уен күрсәтүләре өчен жюри беренче урынны 3нче мәктәп командасына бирде. Икенчедә - 6 нчы, өченчедә 4нче мәктәп командасы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев