Зәйнең Аксар мәдәният йортында мастер-класс узды
Шушы көннәрдә татар халкының онытыла барган изге истәлекләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү йөзеннән Аксар мәдәният йортында яшьләр өчен “Әбием сандыгы” дип аталган мастер класс үтте.
Чарада катнашучылар әбиләренең сандыкта сакланган истәлекләрен алып килделәр, аның тарихы белән таныштырдылар. Алинә Зиннәтова әбисе саклаган тәрәзә пәрдәләрен күрсәтте.Тәрәзәдә бу пәрдәләрнең ничек эленеп торулары кызларны гаҗәпләндерде. Шулай ук бабасының бертуган апасы суккан паласның кул хезмәте булуына ышанасы килми. Камилә Вәлиева әбисеннән калган чиккән мендәр тышларын алып килгән. Әбисенең истәлеге булып, бүген дә бу мендәрләр өй түрләрендә саклана икән. Самира Миннуллина әбисенең әнисе кигән күлмәген күрсәтте. Бала итәкле бу күлмәк - татар кызларының милли киеме. Итәкләре никадәр күп булса, шулкадәр матуррак саналган, озын булуы белән кызларның балтырларын чит-ят күзләрдән саклаган. Самираның икенче әбисе 82 яшьтә булса да сөлгеләр чигә, мәдәният йортына 2 сөлге бүләк итеп җибәргән.
-Каникул вакытында яшьләр белән мондый чараларны еш уздырабыз, авылның тарихы белән кызыксынуларын арттырабыз, өлкәннәргә хөрмәт тәрбиялибез. Кичә ахырында истәлекләрне бер сандыкка салдык. Бу әйберләр әбиләреннән балаларга мирас булып каласын, алар бу истәлекләрне буыннан-буынга тапшырсыннар, - ди мәдәният йорты директоры Гүзәлия Миннуллина.
Аксар мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев