Зәйнең Дүрт-Мунча мәдәният йортында викторина узды
31 октябрьдә Дүрт-Мунча мәдәният йортында Зәй шәһәренең 370 еллыгы кысаларында «Мин туган шәһәремне беләм» дигән викторина узды.
Һәрбер кешенең яраткан шәһәре бар. Анда кешеләрнең иң кадерле хатирәләре саклана.
-Дүрт-Мунча мәдәният йортында үткәрелгән чара туган шәһәр турында күпкырлы белемнәрне ныгытуга, патриотик хисләр, мәхәббәт һәм аңа сак караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән,- ди мәдәният йорты директоры Гөлнара Салихова.
"Мин туган шәһәремне беләм" викторинасында катнашучылар шәһәрнең күпьеллык тарихындагы төп вакыйгаларны, урам исемнәрен, истәлекле урыннарны искә төшерделәр, мавыктыргыч һәм кызыклы сорауларга җавап бирделәр, яраткан шәһәрләренә багышлап котлаулар һәм теләкләр яздылар.
Чара ахырында балалар " Зәй – безнең танылган шәһәр! " темасына багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Фото Дүрт-Мунча мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев