Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда Әниләр көненә багышланган зур концерт булды

Ноябрьнең ахыргы якшәмбесендә без иң изге бәйрәмне – Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Бәйрәм әле күптән түгел генә уздырыла башласа да, һәркем өчен кадерле. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Әниләребез – безнең тормышыбызда иң кадерле һәм иң мөһим кеше.

Узган атнада “Энергетик” Мәдәният сараенда зур бәйрәм концерты узды. Ишектән килеп керүгә, бәйрәм рухы биреп матур көйләр яңгырады. Фотога төшү өчен махсус урын ясалып куелган. “Зәңгәр песи” һәм "Иҗат калейдоскопы” студияләренең рәсемнәреннән күргәзмә оештырылган.

Бәйрәм кунакларын “Энергетик” Мәдәният сараеның иҗат коллективлары һәм мәгариф идарәсенең бию коллективы сәламәде. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.

Концертны алып баручылар Виктория Агашкина белән Фанур Миннекәев тарафынан әниләргә карата бик күп җылы сүзләр, шигырьләр сөйләнде.

Һәр чыгышны тамашачы көчле алкышларга күмде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев