Зәйнең Югары Баграж мәдәният йортында сәламәт яшәү рәвеше алып баралар
2 ноябрь көнне Югары Баграж мәдәният йортында авыл фельдшеры Людмила Тугашева «Табибсыз сәламәт бул» исемле сәламәтлек сәгате үткәрелде.
Хәзерге вакытта һәр кеше мода белән кызыксына, актив тормыш алып бара һәм үз сәламәтлеген кайгыртып яши. Сәламәтлек өчен нәрсә яхшы булырга мөмкин? Ачык һавада йөрү? Әйе! Тормышны уңай кабул итү? Әлбәттә! Тирә-юньдәгеләргә игелекле мөнәсәбәт? Һичшиксез! Шулай ук китап уку, җырлау, бию, спорт белән шөгыльләнү сәламәтлек өчен бик файдалы.
-Бүгенге чараның төп максаты сәламәтлек өчен җаваплылык хисе уяту, спортка мәхәббәт хисе тәрбияләү, - ди мәдәният йорты директоры Гөлшат Хрипунова.
Фото Югары Баграж мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев