Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең Югары Пәнәче мәдәният йортында «Диңгезләр иленә сәяхәт» дип исемләнгән ярыш үтте

Балаларның көзге каникулларын кызыклы һәм истәлекле итү максатыннан Югары Пәнәче мәдәният йортында «Диңгезләр иленә сәяхәт» дип исемләнгән ярыш оештырдык.

Ике командага бүленгән балаларга пиратлар булырга да, серле хәзинә эзләргә дә, диңгезләр буйлап сәяхәт итәргә дә туры килде. Пиратлар-корабль, диңгезләр турында кызыклы сорау-биремнәрне төгәл һәм дөрес үтәргә тырышты . "Серле сандык" ка яшерелгән табышмакларның җавапларын да тиз таптылар. "Утрау сукмагы" ннан "аяк эзләре" ннән йөреп, биремнәрне үтәделәр. "Корабль палубасы" ндагы суны да тиз арада ярыша-ярыша "банкалар" га тутырды . Көтелгән нәтиҗә озак көттермәде, хәзинәле сандыктан һәр бала бүләкле булды. Спонсорларыбыз : Дамир абый-Зина апа Хамитовлар, Мөнир абый Туктаров, Нурсинә апа Әхмәтҗанова, Альфира Гайнетдинова, Зәйтүнә апа Хөсәенова ярдәме белән балаларга бүләкләр алынды. Зур рәхмәт аларга!
Бәйрәм кичәбез истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тәбрик итү белән тәмамлады. Һәр бала йөзендә бәхетле елмаю балкыды. Тыныч дөньяларда саулыкта сөенеп яшәргә язсын! Бәйрәм чарасыннан соң ата-аналардан кабул ителгән рәхмәт сүзләре эшебезнең нәтиҗәсе булды.

Фото Югары Пәнәче мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев