Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең “Космос” кинотеатрында “Тарлан” фильмының премьерасы булды

29 ноябрьдә Зәйнең “Космос” кинотеатрында Казан дәүләт мәдәният институтының кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы доценты, Татарстан һәм Россия Театр әһелләре берлеге әгъзасы, “Тарлан” фильмы режиссеры Юлия Захарова белән иҗади очрашу булды.

“Тарлан” картинасы "Татаркино" һәм Казахстанның  “Almapictures”ның  уртак проекты. 2022 елда XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп номинациясенә тәкъдим ителгән иде. “Тамашачылар мәхәббәте призы” номинациясенә лаек булды.

Фильм авыл малаеның тай белән дуслыгы турында сөйли. Фильм Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” повесте буенча төшерелгән.

"Тарлан" фильмын карау бер сулышта үтте! Соңыннан, тамашачылар алдында Юлия Захарова төшерү процессының нечкәлекләре хакында сөйләде. Соңыннан тамашачылар сораулар бирделәр, күңелләргә үтеп кергән кино өчен рәхмәт әйттеләр,  фильмда уйнаган артистларга иҗади уңышлар теләделәр!

 



 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев