Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында Кыш бабайның туган көнен үткәрделәр
Кыш бабайның туган көнен һава торышы суытуына карап ачыклаганнар. Нәкъ менә 18 ноябрь көнне Бөек Устюгта, Кыш бабайның өендә, зәмһәрир салкыннар башлана. Ә менә бабабызның яше турында бәхәсләр һаман бара. Төгәл яшен әйтеп бирмәсәләр дә, Кыш бабай бик карт инде – аңа 2000 яшьтән артык икән!
18 ноябрьдә шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре Мирный микрорайоны урамнарында өлкән буын өчен “Кыш Бабайның туган көне " исемле акция үткәрделәр.
Микрорайонда яшәүчеләр Кыш Бабайга бүләккә төрледән төрле шигырьләр укыдылар, Яңа ел җырларын башкардылар һәм аны, елмаеп, бәйрәм алды кәефе белән сөендерделәр.
Яңа ел бәйрәменең аерылгысыз бер матур гадәте – Кыш бабайга хат язу. Әмма хәзерге балалар, яшьләр почтаның гадәти ысулын бик куллана белми шул. Шуңа күрә Кыш бабабызга да заманадан артта калмаска, компьютерны үзләштерергә туры килгән. Әйтүләренчә, бабай үзе заманча була алуы, модадан артта калмавы белән бик горурлана ди.
Үтеп баручы елның соңгы айлары - теләкләр теләр өчен иң яхшы вакыт. Акциядә катнашучыларның барысы да “кышкы сихерчегә” үзләренең хыялларын әйтеп, хат яздылар.
Фотолар Мирный бистәсе мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев