Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында телдән журнал үткәрделәр
Бүген Мирный бистәсе мәдәният йортында Татарстанда циффрлаштыру елы кысаларында «Акыллы йорт» дигән телдән журнал узды.
Алып баручы балаларга “Акыллы йорт” төшенчәсе, бина белән идарә итү концепциясе, андагы барлык процессларны оптимальләштерү мөмкинлеге турында сөйләде. Тормышны җиңеләйтә торган көнкүреш техникасы хакында фикер алышу булды.
Соңыннан балалар заманча технологияләр хакында фикер алышты, аларны кулланып та карады.
Фотолар мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев