Зәйнең район мәдәният йортлары балаларны фольклор аша тәрбияли
7 ноябрьдә Якты Күл мәдәният йортында Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында, “Балалар фольклоры иле” әдәби–танып белү сәяхәте үткәрелде.
Алып баручы балаларны “фольклор” төшенчәсе һәм аның жанрлары белән таныштырды. Балалар рус халык җырлары, әкиятләр, такмаклар тыңладылар. “Бу нәрсә?” викторинасында катнаштылар, тизәйткечләр бәйгесендә көч сынаштылар.
- Халык авыз иҗатының иксез-чиксез хәзинәсен танып белми торып, шушы халыкның телен өйрәнү мөмкин түгел, дисәк, ялгышмабыз. Кешелек элек-электән өлкәннәрнең акыллы сүзләрен, төпле фикерләрен истә тотып яшәгән. Әүвәлгеләрнең тормыш тәҗрибәсе кешеләргә яшәү дәверендә төрле кыенлыклардан чыга белү юлын күрсәткән. Буыннан-буынга күчеп килгән әлеге кыйммәтләр бүгенге көндә дә зур әһәмияткә ия. Фольклор ул һәрвакыт үсештә-үзгәрештә, кәгазьгә теркәлеп калганнары аша гына да яшь буын үзенә бик бай белем туплый ала,- ди мәдәният йорты директоры Татьяна Егорова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев