Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең үзәк китапханәсендә “Сүзлекләр иленә сәяхәт” дигән танып белү уены узды

Зәйнең үзәк китапханәсендә сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне уңаеннан, “Сүзлекләр иленә сәяхәт” дип аталган танып белү уены үткәрделәр.

Ел саен 22 ноябрьдә Россиядә сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне үткәрәләр. Нәкъ менә шул көнне рус теленең аңлатмалы сүзлеге авторы Владимир Даль дөньяга килгән. Шушы көнне бәйрәм итү кысаларында үзәк китапханәдә 4нче мәктәпнең V А сыйныфы укучылары өчен “Сүзлекләр иленә сәяхәт” дигән танып белү уены узды.

Китапханәче сүзлекләр барлыкка килү тарихы турында кызыклы фактлар сөйләде, Владимир  Даль биографиясе белән таныштырды, энциклопедик һәм тел сүзлекләренә күзәтү ясады. Балалар өчен кызыклы уеннар, гамәли биремнәр һәм күнегүләр уздырылды, аларны төрле сүзлекләр ярдәмендә хәл итәргә кирәк иде: “Тикшерергә һәм төзәтергә”, “Синонимнарны сайларга”, “Фразеологизмнарны табыгыз”, “Тәрҗемәче” кебек уеннар тәкъдим ителде.

Укучылар уен барышында сүзлекләр турында белемнәрен арттырдылар, алар белән эшләргә өйрәнделәр.

-Сүзлекләр, энциклопедияләр һәм белешмәләр белән эшләү күнекмәләре яшь укучыларыбызга киләчәктә укырга ярдәм итәчәк, тормышта да кирәк булачак,- ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова. 

Фотолар үзәк китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев