Мәдәният һәм сәнгать

Заман белән бергә атлый

Шәһәребездә балалар музыка мәктәбе ачылуга 50 ел тулды. Ярты гасыр элек Төзүчеләр урамының бер барагында эшли башлаган мәктәпнең тарихы Зәй тарихыннан аерылгысыз. Электр станциясе төзелешенә илебезнең төрле почмакларыннан удар комсомол төзелешенә килгән эшчеләр, үзләре тулай торакларда яшәсәләр дә, басуда калкып килүче эшчеләр бистәсендә музыка мәктәбе булдыру, балаларны сәнгатькә, матурлыкка тарту...

Шәһәребездә балалар музыка мәктәбе ачылуга 50 ел тулды.

Ярты гасыр элек Төзүчеләр урамының бер барагында эшли башлаган мәктәпнең тарихы Зәй тарихыннан аерылгысыз. Электр станциясе төзелешенә илебезнең төрле почмакларыннан удар комсомол төзелешенә килгән эшчеләр, үзләре тулай торакларда яшәсәләр дә, басуда калкып килүче эшчеләр бистәсендә музыка мәктәбе булдыру, балаларны сәнгатькә, матурлыкка тарту турында хыялланганнар һәм ул хыялны тормышка ашырганнар. 1981 елда мәктәп өчен махсус бина төзелә.

50 ел эчендә музыка мәктәбен 1075 укучы тәмамлый. Бүгенге көндә биредә балаларга 29 укытучы белем бирә, югары квалификациягә ия педагогларның 19ы - шушы ук мәктәпне тәмамлаучы.

Узган җомгада юбилей уңаеннан мәктәптә зур тантана булды. Мәктәп коллективын - укытучылар һәм укучыларны, балаларның әти-әниләрен бәйрәм белән котларга мәртәбәле кунаклар килде. Алар арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - энергетика министры Илшат Фәрдиев, район башлыгы Татьяна Воропаева һәм башкалар бар иде.

Шунысы куанычлы, мәктәп юбилеен заманча төзекләнеп, яңарып каршылады. Быел бинага "Татнефть" АҖ, энергетиклар, башка тармак предприятиеләре ярдәме белән капиталь ремонт үткәрелде. Музыка мәктәбе - шәһәребезнең йөзен билгеләүче матур биналарның берсе. Биредә үзгәртелеп корылган һәм зәвык белән бизәлгән концерт залы, уку һәм башка бүлмәләр үзенә тартып тора. Аңа кергән һәркем үзен сихри дөньяга эләккәндәй хис итә.

Шунысын да әйтик, безнең мәктәп - республика музыка мәктәпләре арасында укыту-тәрбия эшенең куелышы буенча иң яхшыларның берсе. Ул моны инде дистәләгән ел дәвамында раслап килә. Биредә үз эшенә бирелгән, эзләнүчән, яңалыкка омтылучы, һәр нәрсәдә иҗади эшләүче укытучылар коллективы эшли. Алар балаларны аерым бер уен коралында уйнарга өйрәтүдән тыш, иҗатка тарту, сәләтләрен ачу һәм үстерү, әлеге максатта күмәк башкару осталыгына өйрәтүгә дә көчләрен кызганмыйлар.

Илшат Фәрдиев тантанада катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте исеменнән котлады. Яшь буынга тәрбия бирүдә нәтиҗәле хезмәте өчен ул мәктәп коллективына зур бүләк - ТР Президентының Мактау хаты тапшырды. Мәктәпнең күп кенә педагоглары шулай ук югары бүләкләргә лаек булды: Люция Кадыйровага Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде, Ирина Мартыновага - ТР Мәдәният министрлыгы күкрәк билгесе, Ирина Нырова, Ольга Федюнина, Елена Коклина, Татьяна Филимонова, Белла Огурцова һәм Зөлфия Долговага ТР Мәдәният министрлыгы Мактау грамотасы тапшырылды.

Күп еллар мәктәп белән Нина Назарова җитәкчелек итте. Мәктәпнең соңгы берничә дистә елдагы уңышлары әлеге тынгысыз зат исеме белән бәйле. Лаеклы ялда булып, авыру сәбәпле тантанада катнашмаса да, кичәдә аңа котлау һәм рәхмәт сүзләре күп яңгырады. Озак еллар намуслы хезмәте өчен Нина Назарова ТР Мәдәният министрлыгы Мактау хатына, акчалата бүләккә лаек булды.

Бер төркем укытучылар һәм башка хезмәткәрләргә муниципаль район башлыгы Рәхмәт хаты һәм Мактау грамотасы, район мәдәният идарәсе Мактау грамоталары тапшырылды.

- Мәктәп балаларга музыка өлкәсендә белем бирүдән тыш, иң мөһиме - аларны шәхес итеп тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Биредә шөгыльләнүче яшь талантлар республика, Россия күләмендәге конкурсларда даими җиңү яулый, алар Зәебезне ил-көнгә таныта. Без алар белән горурланабыз, - диде чыгышында район башлыгы.

Музыка мәктәбе тирә-як шәһәрләрдәге шундый ук уку йортлары белән тыгыз элемтәдә тора. Әлеге уңайдан тантанада Әлмәт музыка колледжы, Чаллы сәнгать училищесы җитәкчеләре катнашуы очраклы түгел иде.

- Зәй музыка мәктәбе талантларны үстерүгә зур көч куя. Ә талантлы кеше, үсеп җитеп кайда гына эшләсә дә, теләсә нинди эшкә иҗади якын киләчәк. Музыка мәктәбе - Зәйнең филармониясе. Зәй музыка мәктәбе - ул акыллы укытучылар коллективы, - диде чыгышында ТР Дәүләт Советы депутаты, Әлмәт музыка колледжы директоры Гүзәл Еремеева.

"Рухият" рухи яңарыш фонды вәкиле Руфия Шәйхетдинова чыгышында күп еллар сәләтле балалар өчен фонд үткәргән һәр конкурста зәйлеләрнең һәрвакыт җиңү яулавын билгеләп үтте.

Кичәдә котлаулар, бүләкләүләр мәктәп укучылары, укытучылар, мәктәпне тәмамлап төрле шәһәрләрдә укуларын дәвам итүче һәм эшләүче талантлар, Татарстан сәнгать осталары чыгышы белән үрелеп барды. Тантана чын мәгънәсендә юбилейда гына була торган югары дәрәҗәдә оештырылган, кабатланмас матур бәйрәм булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Заман белән бергә атлый
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать