Зәйлеләр җыр-моңга, йола-гадәтләрне яңартуга хирыс халык. Талантлар район гына түгел, үзләрен республикада да танытып килә. Язын Имәнлебашның "Җәүһәр" татар фольклор коллективы "Аулак өй" телевизион тапшыруында чыгыш ясаган иде. Бу көннәрдә исә үзешчәннәребез "Җырлыйк әле" телевизион тапшыруына чакыру алды. Әлеге республика күләм чарада зәйлеләрнең икенче мәртәбә үзләрен сынавы. Шулай итеп, 17...
Зәйлеләр җыр-моңга, йола-гадәтләрне яңартуга хирыс халык. Талантлар район гына түгел, үзләрен республикада да танытып килә. Язын Имәнлебашның "Җәүһәр" татар фольклор коллективы "Аулак өй" телевизион тапшыруында чыгыш ясаган иде. Бу көннәрдә исә үзешчәннәребез "Җырлыйк әле" телевизион тапшыруына чакыру алды. Әлеге республика күләм чарада зәйлеләрнең икенче мәртәбә үзләрен сынавы. Шулай итеп, 17 августта "Җырлыйк әле" тапшыруына Фәрит Мусин, Ләйсән Тимерханова, Гөлнара Биккинина, Гомәр Талипов, Аксар авылыннан Әхмәтҗановлар гаиләсе, Илмир Фәтхуллин, Тимур Шакиров, курайчы Николай Бохаров, гармунчылар Хәтфир Җиһаншин, Роза Фәйзуллина бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев