Мәдәният һәм сәнгать

Үзәк чыршы утларын кабызды

Һәр кеше күңеленә балачактан ук Яңа ел якынлашу көннәре ниндидер серлелек, киләчәккә яңа матур хыял, өметләр уяту чоры булып кереп каладыр, мөгаен. Быел да шәһәр урамнары төрле төстәге утлар белән бизәлә башлауга күңел алгысый, бәйрәм рухы белән яши башлады. Кем белән генә аралашсаң да, райондашларыбызның дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, Яңа...

Һәр кеше күңеленә балачактан ук Яңа ел якынлашу көннәре ниндидер серлелек, киләчәккә яңа матур хыял, өметләр уяту чоры булып кереп каладыр, мөгаен. Быел да шәһәр урамнары төрле төстәге утлар белән бизәлә башлауга күңел алгысый, бәйрәм рухы белән яши башлады. Кем белән генә аралашсаң да, райондашларыбызның дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, Яңа ел бәйрәмен үзенчәлекле итеп каршы алырга әзерләнүе сизелә. Шуңадыр, "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы үзәк чыршыны ачу тантанасы быел аеруча җылы, җанлы үтте.

Бу матур бәйрәмне халыкның көтеп алуын сизенгәндәй, табигать тә миһербанлылык күрсәтте - шимбә киче артык салкын булмады. Өлкәннәр дә, яшьләр дә, бала-чага да мәйдан тутырып күңел ачты, матур чараны калдырып тиз генә өйләренә кайтырга ашыкмады. Үзәк чыршы күркәм бизәлеше белән һәркемне үзенә гашыйк итте. Төрле төстәге утларның үзенчәлекле яктыртылышын сокланып күзәтте мәйданга җыелган халык. Шулай ук кардан эшләнгән әкияти геройлар, төрле композицияләр мәгънәле, тирән эчтәлекле булуы белән игътибарга лаек. Чыршы - патшабикә алдында, кешеләрне мәйданга дәшкәндәй, Кыш бабай белән Кар кызы колач җәеп тора. Кечкенә балалар өчен таучыклар ясалган, ә аларны чана шуарга әкияти геройлар дәшә. Уртада ел символлары Мәче белән Аждаһа урын алган. Космос елы махсус композициядә чагылыш тапкан. Ә аңа каршы якта бөек шагыйрь Габдулла Тукай елын искәртеп, Шүрәле һәм Су анасы утыра. Шулай ук рус халык әкиятенә дә аерым урын бирелгән. Әлеге кар шәһәрчеген бер яктан балалар өчен лабиринт, икенче яктан зур тау тәмамлый.

Бу матурлыкны булдыруда "Инвестстройсервис", "Управдом", "Горзеленхоз" оешмалары хезмәткәрләре, рәссамнар Геннадий Уразайкин һәм Фазыл Шиапов зур көч куйдылар.

- Уртак хезмәт белән районыбыз халкына, кунакларга шундый әкияти шәһәрчек бүләк итә алуга без бик шат. Елдан-ел камилләшә баручы бу сәнгать үрнәкләренә кешеләрнең сокланып каравы безнең күңелне күтәрә, - ди "Инвестстройсервис" ҖЧШ җитәкчесе Ленар Шаһиев.

Ачык сәхнәдә "Энергетик" Мәдәният сараеның сәнгать осталары театрлаштырылган тамаша күрсәтә. Явыз юлбасарлар Кыш бабайны урлап капчыкка салганнар, Яңа ел кичәсен бозарга телиләр. Кыш бабайны коткарырга Кар кызына ярдәмгә бремен музыкантлары: ишәк, эт, мәче, әтәч килә. Ниһаять, әкияти геройлар уртак фикергә килеп, бәйрәмне бергәләп үткәрергә карар кыла. Кыш бабай чыршының утларын кабыза. Кичке һавага салют атылып, меңләгән йолдызлар сибелә. Өч башлы Аждаһа бар халыкны үз елында тырышып эшләргә, яңа үрләр яуларга чакыра. Тамашаны "Энергетик" Мәдәният сараеның иҗат коллективлары чыгышлары алыштырды. "Азаль", "Мирас", "Улыбка", "Престиж", "Русская душа" һ.б. ансамбльләрне, аерым җырчыларны халык алкышларга күмде.

Чыршы ачу тантанасы уңаеннан бәйрәм котлавын район башлыгы Татьяна Воропаева җиткерде:

- Бу матур кичтә, күркәм чыршы янында без Яңа елга якты уйлар, ныклы максатлар белән керергә тиеш. Туган җиребез, яраткан районыбызның чәчәк атуы, анда яшәүче кешеләрнең бәхетле булуы өчен барыбызның да сәламәт булып, яңа уңышлар яулавы мөһим. Узып баручы 2011 елда районда балалар өчен аеруча күп эшләр башкарылды. Чөнки алар - безнең киләчәгебез. Без балаларыбызның сабый вакытын бәхетле итә алсак, киләчәктә алар да шуннан үрнәк алып яшәрләр, эшләрләр, киләчәк турында кайгыртырлар. Шуны аңлап куйган хезмәтегез өчен барыгызга да зур рәхмәт белдерәм, йортларыгыз имин, үзегез сау-сәламәт булыгыз, - диде ул.

Аның сүзләрен бар халык шау-гөр килеп, кул чабып хуплады. Бәйрәм чарасы төн уртасына кадәр дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Үзәк чыршы утларын кабызды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать